Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында елның беренче сабые дөньяга килде. Ул – гаиләдә алтынчы бала

    Әлки районында 2 гыйнвар таңында елның беренче сабые - ир бала дөньяга килде Малай бүген 4 сәгать 30 минутта район бәби тудыру бүлегендә (ул хәзер вакытлыча хастаханәнең хирургия бүлегендә урнашкан) дөньяга килде. Ул - гаиләдә алтынчы бала. Бәхетле әни - Сихтермә-Хузангай авылыннан 34 яшьлек Ольга Агапова. Ольганың ике улы, өч...

    Әлки районында 2 гыйнвар таңында елның беренче сабые - ир бала дөньяга килде

    Малай бүген 4 сәгать 30 минутта район бәби тудыру бүлегендә (ул хәзер вакытлыча хастаханәнең хирургия бүлегендә урнашкан) дөньяга килде. Ул - гаиләдә алтынчы бала. Бәхетле әни - Сихтермә-Хузангай авылыннан 34 яшьлек Ольга Агапова. Ольганың ике улы, өч кызы бар иде инде. Шунысы игътибарга лаек, Ольга Агапованың бишенче баласы - кызы Елизавета да былтыр районның 2016 елгы беренче баласы булып 3 гыйнварда туган иде.

    Яңа туган малайның авырлыгы 3,942 килограмм, буе 55 см. Әни дә, бәби дә үзләрен яхшы хис итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: