Әлки районында әйләнә-тирәләре һәм бакчалары иң матур булган шәхси хуҗалыклар һәм оешмалар мәгълүм булды
Әйләнә-тирәләре һәм бакчалары иң матур булган шәхси хуҗалыклар һәм оешма-учреждениеләр мәгълүм булды. Район хакимияте "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге белән берлектә аерым йортлар һәм оешмалар арасында шундый бәйге игълан иткән иде. Җәй азагында жюри бәйгегә йомгак ясады. Йорт тирәләре иң матур булган һәм иң ямьле бакча үстергән уңган хуҗалар дип...
Әйләнә-тирәләре һәм бакчалары иң матур булган шәхси хуҗалыклар һәм оешма-учреждениеләр мәгълүм булды.
Район хакимияте "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге белән берлектә аерым йортлар һәм оешмалар арасында шундый бәйге игълан иткән иде. Җәй азагында жюри бәйгегә йомгак ясады. Йорт тирәләре иң матур булган һәм иң ямьле бакча үстергән уңган хуҗалар дип Базарлы Матакның Көнчыгыш урамында яшәүче Рәфәгать һәм Сөембикә Шәйхетдиновлар табылды. Икенче урында - шул ук урамнан Фаяз һәм Миләүшә Фәттаховлар. Өченче урынга Базарлы Матакның Эшче урамыннан Радик һәм Әлфирә Әхтәмовлар лаек булды.
Тирә-юньнәрен гөл итеп тотучы оешма-учреждениеләр арасында беренчелек балалар иҗат йортына бирелде. Икенче урынга "Әлки хәбәрләре" район газетасы редакциясе лаек дип табылды. Өченче - "Каенкай" балалар бакчасы.
Бәйге нәтиҗәләре 30 августта Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә игълан ителде. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев