Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 30 баш үгез асраучы Рафаэль Нуруллин: ягымлы, сабыр булсаң, үгез дә күндәм

    Бу малны күпләп асраучы Рафаэль Нуруллин яңа елның тырыш һәм уңганнарга уңыш китерәсенә ышана

    Үргәгар авылында яшәүче Рафаэль Нуруллин үз хуҗалыгында бүген 30 баш үгез асрый. Ул без яңа аяк баскан Үгез елы барыбызга да нык сәламәтлек, имин тормыш алып килер дип фаразлый. Ә тагын ул,  үз тәҗрибәсеннән чыгып, бу малны асрауның отышлы яклары, кайбер серләре белән дә уртаклашты.

     

    • Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан 20 баш үгезне чалдырып, килосын 290 сумнан күмәртәләп алучыларга тапшырдым. Хәзер абзарда 30 баш үгезебез калды. Тагын 20 бозауга заказ биреп куйдым, – ди Рафаэль Нуруллин.

    Рафаэль профессиясе буенча агроном. Ул бүген дә “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Алпар” отрядында агроном хезмәтен башкара. Моннан тыш ул, 50 гектар җир алып, 2004 елдан бирле крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара.

    Сигез ел элек  Рафаэль берничә үгез үстереп карарга була. Үгез озак үсә. Аны күпләп асраганда гына кереме сизелерлек буласын төшенә фермер. Һәм ул хәзер әнә шулай, конвейер сыман, елга берничә тапкыр партиясе белән яшь маллар сатып ала, үсеп өлгергәннәрен иткә әйләндереп озата тора.

    Терлек азыгын үзенең 50 гектарлы җирендә хәзерли. Аның яртысына күпьеллык үлән чәчә, икенче өлешендә арпа үстерә. Бөртекнең төрен, чәчү әйләнешен исәпкә алып, алыштырып тора. Дүрт елдан печән җиренә бөртек чәчелә, күпьеллык үлән икенче өлешкә “күчә”.  

    Тәҗрибәле агроном шул җирдән үзенә җитәрлек терлек азыгы үстереп ала. Әле авыл халкына да өлеш чыгара. Әйтик,  былтыр арпа гектардан уртача 50 центнер  уңыш биргән. Чөнки уңдырышлы печән җиренә чәчелгән булган.

    Бүген дә Рафаэльнең 300 төргәк печән запасы бар икән. Чәчү, урак вакытларында аңа Морасадан бер ир-ат килеп булыша. Үзенең кирәкле бөтен техникасы бар. “Дон” комбайны белән әле башка фермерларга да урып-җыюда ярдәм итә.

    Рафаэль һәм Гөлшат Нуруллиннар тумышлары белән Алпардан. Агрономга төрле авылларда эшләргә туры килә. Һәм менә язмыш аларны Үргәгардә нигезле иткән.

    Авыл читендә урнашкан йорт-җирләре зур, төзек. Күпләп мал асрар өчен урыны да бик җайлы. Өй каршында тракторлар, тагылмалы агрегатлар тезелеп киткән. Авылдан читтәрәк зур бөртек саклау склады сатып алганнар. Тора-бара дәүләт программасыннан файдаланып 100 баш мал үстерерлек абзар төзеп булмасмы дип тә хыяллана Рафаэль.

    • Узган ел рәхәт булды, зур үгезләрне алты ай буе көтүлектә йөрттем. Электр көтүчесе саклады, хәйран җайлы икән, – дип сөйли фермер.
    • Күпләр бит савым сыерлары асрауны өстен күрә. Сөттән һәр көнне акча керә, диләр. Сез нигә үгезләр симертүне сайладыгыз? – дип  сорыйм Рафаэльдән.
    • Үгезләр үстерүнең кереме, күпләп асрасаң, сыерныкыннан ким түгел. Ә хезмәте җиңелрәк. Малларны карарга миңа улым Айрат булыша. Без иртән һәм кичен күп булса икешәр сәгать терлекләр янында эшләп керәбез. Ә савым сыерлары тоту күбрәк көч һәм вакыт сорый, минемчә, – ди әңгәмәдәшем.

    Айрат Нуруллин авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаган. Хәзер ул “Үргәгар” отряды җитәкчесе, әтисенең уң кулы.

    • Мал-туар бит әле авырмый да тормый...
    • Хайван чирли инде, бигрәк тә яшь вакытта. Андый очракта миңа авылдагы ветеринар  Таһир Сәлахов булыша. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре әледән-әле прививкалар ясап китәләр, – ди зур хуҗалык башлыгы.

    Эшчән, тырыш Нуруллиннар зур мал гына түгел, кош-кортны да күпләп асрыйлар. Аларның индоүрдәкләре елның-елында 80шәр бәбкә утырып чыгара. Моның өстенә 60-70 бройлер да үстерәләр.

    Мин инде Рафаэль Нуруллиннан симертү өчен яшь терлек сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген дә сораштым. Тәҗрибәле хуҗа әйтүенчә, сатып йөрүчеләрдән бозау алырга уйласаң, һичшиксез ветеринар белешмәсен сорарга кирәк. Шул документ булганда гына малны алырга мөмкин. Бозауны сайлаганда авызы киң, башы озын, аяклары калын булганына өстенлек бирергә киңәш итә фермер. Андыйлар тиз үсәчәк, ди.

    Белүебезчә, 2021 ел – Көнчыгыш календаре буенча Үгез елы. Шул хакта да сөйләшеп алдык.

    • Рафаэль, сез инде үгезнең нинди булуын яхшы беләсез. Аңа карап елны ниндирәк булыр дип фаразлыйсыз? – дим.
    • Үгез башка маллар белән чагыштырганда усал хайван. Әмма ул да яхшы мөнәсәбәтне ярата. Әйбәт эндәшеп, ягымлы булсаң, үгезләр бик күндәм. Кычкырсаң, кулыңа таяк алып өстенә килсәң, аяклары белән җирне тырнап үзеңә ташланырга да мөмкиннәр. Аннан соң, үгез үҗәт, эшкә түзем хайван. Беләбез бит, авыр сугыш елларында алар ат урынына җигелеп җир дә сөргән, йөк тә ташыган. Авыл кешесе өчен кирәкле, файдалы мал ул. Шуңа болай дип уйлыйм: сабыр, мәрхәмәтле, хезмәт сөючән булсак, Үгез елы бары уңыш алып килер! – ди Рафаэль Нуруллин.   

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: