Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Алмачуар” әсәре буенча нәфис фильм төшерелә

“Татаркино” учреждениесенең “Казахфильм” белән берлектә Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча “Тарлан” дигән нәфис фильм эшләве, киноның кайбер өлешләре безнең районда төшерелүе хакында язган идек инде.

 Үткән атналарда фильм төшерүче төркем район Сабан туенда, Әхмәт авылында эшләде. Бу атнада  алар кабат районга килде. Ә шулай да нәфис фильм өчен нигә  безнең Әлкине сайлаганнар? Бу хакта без “Татаркино” директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.

Азат Низамиев
–2019 елда Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале көннәрендә Казахстаннан килгән коллегалар белән аралашып киттек. Уртак проект өстендә эшләү, төрки халыкларга якын булган темага фильм төшерү турында килештек,–дип сөйли Миләүшә Ләбиб кызы. –“Алмачуар” повестена нигезләнгән нәфис фильм эшләү уе белән мин күптәннән янып йөри идем. Моны Казахстан делегациясе җитәкчелегенә тәкъдим иттем. Безнең үзара хезмәттәшлек итү буенча гамәлдәге килешүләр дә бар иде. Бу идеяны казахлар хуплап алдылар, үз программаларына да керттеләр. Казахстан ягыннан акча мәсьәләсе дә тиз хәл ителде. Менә шушы көннәрдә республика Мәдәният министрлыгы аша бездә дә финанслау мәсьәләләре уңай хәл ителүе билгеле булды.
Фильмның 70 проценты төшерелгән икән инде. Ә безнең районның “киночыларны”кайсы ягы белән җәлеп итүе җәһәтеннән продюсер болай диде: 
–“Тарлан”да  атлар катнашындагы күренешләр шактый. Казанга иң якын атлар утары исә Әлки районының Әхмәт авылында. Биредә фермер Фәнис Бакиров хуҗалыгында 400 башка якын ат асралуын белдек. Монда килгәч, безгә Әхмәтнең табигате, халкы да ошады. Шуңа кайбер күренешләрне шушы авылда төшерергә булдык. 
–Зур прокатка чыгачак нәфис фильмга эләгү кайсы район өчен дә куаныч инде...
–Әйе, район җитәкчесе Александр Никошин үзенең командасы белән безгә эшләү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырырга әзер булдылар. Эш барышында без һәрдаим әлкилеләрнең кунакчыллыгы, теләктәшлеге, ярдәмчеллеге һәм хәерхаһлы мөнәсәбәте белән очраштык. Моның өчен без район халкына бик рәхмәтле,–ди Миләүшә Айтуганова.

Район Сабан туеның икенче көнендә Әхмәткә фильмда төшүче артистлар да килде. Алар арасында Галиәскәр Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев та бар иде. 
Бу урында Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повестенең (бу әсәр мәктәп программасына да кертелгән) кыскача эчтәлеген искә төшереп үтик. 
Сигез яшьлек Закир, барлык авыл малайлары кебек үк, үзенең чабыш аты булуы турында хыяллана. Сабыйның хыялы тормышка аша – йортта колын туа. Аңа Алмачуар дип исем бирәләр. Закир колын яныннан китми диярлек, аны бик яратып, кайгыртып тәрбияли. Ниһаять, зарыгып көткән бәхетле көн җитә, малай Сабан туенда Алмачуар белән атлар чабышында катнаша. Әмма бу сөенечле хәл фаҗига белән төгәлләнә – ике көннән Алмачуар үлә... Колынны тәрбияләгәндә дә, иң авыр чакта – Алмачуар үлгәндә дә Закир янында яраткан дәү әтисе Хафиз була. Фильмда Хафиз бабай ролен күренекле артистыбыз Равил Шәрәфиев уйный.
Равил абый Әхмәттә авыл халкы белән аралашырга да вакыт таба. Әхмәтлеләр аның ихласлыгына, үзен бик гади тотуына сокланганнар. Күпләргә Равил Шәрәфиев белән фотога төшү бәхете дә елмайган. Артист авылның матур табигатенә мөкиббән булган, “җәннәттә яшисез” дип тә әйткән. 

Фильмда элекке татар авылында булган вакыйгалар совет чоры, хәзерге заман хәлләре белән аралашып-үрелеп бара. 
Әхмәттә үткән гасырның 70 нче еллары вакыйгалары төшерелде. Төп күренешләр Рифкать һәм Фәридә Таҗиевләрнең элек яшәгән агач өйләрендә барды. Өй шул чор мохитенә туры китереп әзерләнгән: идәндә суккан паласлар, стенада болан рәсемнәре төшерелгән гади генә келәм, ап-ак итеп акшарланган зур мич... Рифкать абый белән Фәридә апа гаиләсе дә, район мәдәният хезмәткәрләре дә бик тырышканнар – өйдә 70 нче елларга хас күп җиһазлар булдырылган. Туку станогы, патефон, он җилпүче, табагач, ухват, таба-чуеннар... Фильм өчен мичкә ягып әчегә коймак пешерү дә чын-чынлап башкарыла. “Морҗадан чыккан төтен белән бөтен авылга мичтә пешкән тәмле коймак исе таралды. Балачак елларына әйләнеп кайткандай күңел җилкенеп, сагышланып куйды”,–ди үзе шушы авылда туып үскән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.
Авыл халкы, бигрәк тә Фәридә апалар артистларны һәм кино төшерүчеләрне зур кунакчыллык, тәмле сыйлар белән каршы  алганнар, ихтирам-хөрмәт күрсәткәннәр.
Фильм өчен Фәнис Бакировның Әхмәтнең иркен болыннарында утлап йөргән атлар көтүе дә төшерелә.

Бу көннәрдә дә киночылар районда эшлиләр. Сабан туе җирендәге ипподромда атлар чабышы, шулай ук милли көрәш күренешләре төшерелә. 
Күп кеше катнашындагы күренешләрдә төшеп, нәфис фильмга эләгәсегез киләме? 26 июньдә, шимбә көнне,  район Сабан туе җиренә килегез. Монда массакүләм күренешләр төшереләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев