Әлки районында Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара
10 июльдә безнең районда узачак Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә.
Шушы көннәрдә район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде, аның эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
“Уяв” киң колачлы булып узачак, аңа 6 мең чамасы кунак көтелә. Мәскәү, Россиянең берничә өлкәсе һәм үзебезнең республика җитәкчеләре әлеге бәйрәмдә катнашырга теләк белдергәннәр. “Уяв”ка шулай ук күпсанлы иҗат коллективлары да киләчәк икән.
Александр Никошин мондый киң масштаблы чараның безнең районда беренче тапкыр узуын билгеләп үтте. Шунлыктан чуаш халык бәйрәменә бик җентекләп әзерләнергә кирәклеген ассызыклады ул.
Комиссия утырышында кунакларны каршы алу, ашату, бәйрәм узасы мәйданны тиешенчә әзерләү кебек мәсьәләләр каралды. Районга әлеге бәйрәмне әзерләүдә республика тарафыннан финанс ярдәме күрсәтелә. Шул ук вакытта төп чыгымнарны үзебездәге “Хузангай” җәмгыяте, Мари Эльдагы “Звениговский” предприятиесе үз өсләренә алуны әйтеп үтик.
Бәйрәм мәйданында нарат буралардан өйләр күтәрелде. Әлеге өйләр үзенчәлекле музейга әйләндерелә, аларда биредә яшәүче халыкларның йолалары, кәсепләре күрсәтеләчәк. Бәйрәмгә килүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен ике катлы кафе, кунак йорты да төзелеп килә.
Янәшәдә генә күл казылган, аның тирә-ягы бик матур. Күлдә хәтта аккошлар йөзеп йөри. Шунда ук ял паркы булдырылган. Арырак исә зур кирмән төзелә.
Бәйрәм узасы мәйданга зур сәхнә кайтарып урнаштырылган. Биредә тагын берничә кечерәк сәхнә булачак. Чөнки халык бәйрәмендә җәмгысе 900 артистны берләштергән иҗат коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.
“Уяв” бәйрәме узгач, бу корылмалар туристларны җәлеп итү өчен файдаланылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.16300
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.16900
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19400
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17400
-
12 май 2022 - 15:55Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә 9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә.22500
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.16400
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.12200
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.21800
-
13 май 2022 - 07:52Әлки районында Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара 10 июльдә безнең районда узачак Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә.25000
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз” Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.21800
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19400
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17400
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.16900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика