Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң матур бизәлгән йорт-бинага конкурс игълан ителде

Яңа ел алдыннан өйләрне, бина-урамнарны купшы итеп бизәү гадәткә керде.

  Моны кем остарак итеп эшләр, кайсы бина, йорт матуррак итеп бизәлер икән? 
Бу сорауга җавап бирү, башлангычларны күтәреп алу өчен шәхси йортлар һәм район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр арасында традицион бәйрәм алды конкурсы игълан ителде.
Балаларның да, олыларның да иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Яңа ел якынлаша. Чыршы бәйрәмен елдан-ел матуррак, купшырак каршы алырга тырышабыз. Менә быел да Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты беренчеләрдән  булып районның Төп Чыршысын бастырып куйды. Әлкилеләр дә, Яңа елны ашыктыргандай, өй алларына кардан әкият геройлары сыннарын әвәләп бастыра, тәрәзәләргә төрле яктырткычлар куя башладылар. Шундый өйләр яныннан узганда кәеф күтәрелә, күңелгә шатлык иңә.
Башкалар да әлеге өлгер якташларыбыздан үрнәк алсын, йортлары тирәсен, үзләре эшләгән учреждение, оешмалар биналарын  бизәсен иде. Күп итеп кар яугач, сыннар да ясап куярбыз. Ә махсус комиссия матурлык яратучыларның хезмәтенә бәя бирер, җиңүчеләргә Яңа ел төнендә районның Төп Чыршысы янында истәлекле бүләкләр тапшырыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев