Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында җиде авылны су басу куркынычы яный

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Әлки җирендә язгы ташуга әзерлек чаралары турында хисап тотты.

Илнур Юсупов әйтүенчә, бездә җиде авылга – Иске Алпарга, Яңа Алпарга, Иске Камкага, Чуаш Кичүенә, Түбән Әлморзага, Базарлы Матакка (Актай елгасы үзәнлеге), Карганың бер өлешенә язгы сулар басу куркынычы яный. Бу 152 йорт, 311 кеше дигән сүз. Язгы ташуны мөмкин кадәр зыянсыз үткәрү өчен районда әзерлек чаралары башланган.

Гидротехника корылмаларыннан (алар бездә 22) су киметелгән. Кече Чирмешән, Актай елгаларында боз терәлү куркынычы булган урыннар аерым контрольгә алынган. 500 тонна вак таш, 1500 тонна ком, 10 тонна ягулык-майлау материаллары резервта тора. Су басу куркынычы янаган өйләрдә яшәүчеләргә кирәк була калса дип вакытлыча тору урыннары булдырылган.

Быел язгы ташуның алдагы елдагыдан бер-ике атнага иртәрәк башлану ихтималы бар, диде белгечләр киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев