Наби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе базасында урнашкан имтихан үткәрү пунктында (ИҮП) №1501 «Математика (профиль дәрәҗәсе)» уку предметы буенча төбәк күнегү чарасы узды.
Күнегүнең төп максаты — укучылар катнашыннан башка җиһазларның технологик әзерлеген тикшерү. Чара шулай ук имтихан үткәрү пункты хезмәткәрләрен гадәти режимда эшләргә өйрәтергә һәм видеокүзәтү системасының тотрыклы эшләвен тикшерергә мөмкинлек бирде.
Нет комментариев