25 ноябрьдә Гармунчылар көне билгеләп үтелде.
Үргәагар мәдәният йортында әлеге матур кичә авылның һәвәскәр гармунчыларын туплап, элекке моңлы җырларны барлап, җырлашып утыру кичәсе булды.
«Уйнагыз, гармуннар» кичәсе буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтнең һәм аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды. Татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китереп булмый. Авыл халкы гармун моңнарына кушылып җырлады, биеде. Ә теләк бер генә иде: гармунда уйнаучылар бетмәсен, гармун моңнары онытылмасын иде.
Нет комментариев