26 ноябрьдә районда гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр үткәрелде.
Аларда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Дмитрий Перфилов катнашты.
Өйрәнүләр өч юнәлештә алып барылды
Аның беренчесе котыру чиренә каршы көрәш күнекмәләрен ныгытуга багышланды. Әлеге тиз тарала торган зәһәр чирне урында ук юк итү алымнары чынбарлыкка туры китереп эшләнде.

Иртәнге сәгать алтыда районның бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) янәсе Карга авылындагы бер шәхси йортка төлке кергәнлеге турында хәбәр килә. Әлеге хәбәрдә “Җанвар йорттагы эткә ташлана, ике сарыкны тешли, биш тавыкны буа, гаилә башлыгын яралый”, – диелгән.

Иртәнге сәгать сигездә йогышлы чирне урында юк итү буенча өйрәнүләр башланды
Карга авылында төлке кергән өй каршында төрле хезмәт вәкилләре махсус киемнәрдән тезелеп бастылар. Баш ветеринария табибы урынбасары Ринас Сафин гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе Булат Ханбиковка белгечләрнең котыру чире чыганагын юк итүгә әзер булулары турында рапорт бирде.
Комиссия рәисе өйрәнүләрне башларга әмер бирде
Биредә ветеринария хезмәткәрләре берничә группага бүленгәннәр иде. Беренче төркем, абзарга кереп, хайваннарга ташланган ерткычның үле гәүдәсен пакетларга салып алып чыктылар. Аны лабораториягә җибәрү өчен, махсус контейнерга урнаштырдылар. Икенче төркем төлке йөргән урыннарны дезинфекцияләде.
- Район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре зыян күргән шәхси хуҗалык башлыгына беренче ярдәм күрсәттеләр.

- Бу эшләр башланганчы, район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре йогышлы чир чыганагы урынына юлларны яптылар.
Шул ук көнне тагын ике юнәлештә өйрәнүләр узды.
Нет комментариев