Салым түләү вакыты үтеп бара
Яңалыклар

Салым түләү вакыты үтеп бара

1 декабрьгә кадәр һәр милек иясе җире, мөлкәте өчен һәм транспорт салымнарын түләп бетерергә тиеш. Соңга калучыларга түләнмәгән һәр көн өчен пеня өстәлә.

“Салымыңны түлә дә тынычлап йокла”,  дигән әйтем бар. Район башлыгы Александр Никошин катнашында үткән соңгы киңәшмәдә бу мәсьәлә буенча җитди сөйләшү барды. Район финанс палатасы рәисе Илгиз Габидуллин: “Салым түләү вакыты үтеп килүгә карамастан, кайбер җирлекләрдә бу эш сүлпән бара”, – диде. Димәк, ул тораклыкларда күпләргә тынычлап йокларга иртәрәк.

Дөрес, күп кенә авылларда яшәүчеләр милек өчен салым бурычларын каплап куйган. Әйтик, Иске Камка, Яңа Ургәагар, Кошки, Иске Чаллы, Чиябаш, Иске Матак, Чуаш Борнае авыл җирлекләре составында яшәүчеләрнең зур күпчелеге салымнарын вакытында түләгән.
Шул ук вакытта Түбән Кәчи, Түбән Әлки, Иске Салман, Юхмачы авыл җирлекләре составындагы авылларда яшәүчеләр арасында бу мөһим эшне иртәгегә калдырып килүчеләр байтак.

  • Илгиз Габидуллин әйтүенә караганда, хәзер салым түләү ысуллары бик күп. Бүгенге көндә өйдән чыкмыйча гына да, “Бердәм дәүләт  хезмәтләре” порталына кереп, түләү документларын алырга мөмкин.

– Шулай ук МФЦ хезмәткәрләре дә сезгә ул кәгазьләрне 15 минут эчендә чыгарып бирә ала. Авыл җирлекләре башкарма комитетларында да әлеге мәсьәләдә ярдәм итәчәкләр, – диде Илгиз Исламович.

Билгеләнгән салымны түләмәү өстәмә күңелсезлекләр тудырырга мөмкин. Соңга калмый түләнгән салымнар акчаны да, вакытны да янга калдыра.


Нет комментариев