Махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Фоат Юныс улына “Батырлык” орденын бирелде
Сезнең белән горурланабыз!

Махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Фоат Юныс улына “Батырлык” орденын бирелде

Фоат Сафин, Апак авылында яшәгәндә, 2024 елда район хәрби комиссариаты аша үз теләге белән килешү төзеп, махсус хәрби операция җиренә хезмәткә китә.

Район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин, махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Фоат Юныс улы Сафинның “Батырлык” орденын әнисе Гөлсирә апа Сафинага тапшырды.

Фоат Сафин, Апак авылында яшәгәндә, 2024 елда район хәрби комиссариаты аша үз теләге белән килешү төзеп, махсус хәрби операция җиренә хезмәткә китә.

Шул елның җәй ахырында Украина милләтчеләре белән барган каты бәрелештә аның гомере өзелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, илебез иминлеге өчен геройларча көрәшкән Фоат Сафинны үлгәннән соң “Батырлык” ордены белән бүләкләргә, дигән Указга кул куя.

Хәрби хезмәткә киткәнче Фоат Сафин авылда эшли, әнисен тәрбияли. Фоатлар өч малай үсәләр. Аларның әтиләре Юныс абый күп еллар дәвамында мәктәпләрдә директор булып хезмәт куя, аның вафатына да инде егерме еллап вакыт узган. Әниләре Гөлсирә Гайфулла кызы укытучы була. Ул, бар күңелен биреп, укучыларда Ватанны ярату, аның патриоты булу сыйфатларын тәрбияли. Аның улы Фоат та –  шундый гаиләдә үскән егет – илебезгә авырлык килгәндә, читтә кала алмаган: үз теләге белән яуга киткән.

махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Фоат Юныс улы Сафинның “Батырлык” орденын әнисе Гөлсирә апа Сафинага тапшырды

 

Район башлыгы Александр Никошин “Батырлык” орденын Гөлсирә Сафинага тапшырганда:

–Рәхмәт сезгә, шундый кыю, районыбыз күрке булырлык ул үстергәнегез өчен. Геройларча һәлак булган Фоат Юныс улының исеме районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән теркәлер. Сез аның батырлыгы белән горурланып, озак еллар яшәсәгез иде, – дип, теләкләрен ирештерде.

махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Фоат Юныс улы Сафинның “Батырлык” орденын әнисе Гөлсирә апа Сафинага тапшырды

Гөлсирә апа, ялгыз калгач, аны эчке эшләр бүлегендә озак еллар эшләгән улы Азат Казанга алып киткән. Дөрес, Азат үзе дә каты авыру белән чирли. Шуңа карамастан 85 яшен тутырып килүче Гөлсирә апаны килене Елена Александровна бик хөрмәтләп тәрбияли. Орден тапшырылу тантанасына да Гөлсирә апа килене белән кайткан иде.

Елена Сафина исә:

–Әниемә шундый хөрмәт күрсәтеп, һәлак булган улының орденын олылап тапшырганнары өчен, район җитәкчеләренә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Шулай ук әнием Апакта яшәгәндә, аны даими кайгыртып торганнары өчен, социаль хезмәткәр Фәнүзә Кәлимуллинага, Апак авылы җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага, ерак туганыбыз Замир Зариповка, авылдагы күршеләргә олы рәхмәтләремне җиткерәм,–  диде.
 


Нет комментариев