Мөгаллимлектә очраклы кешеләр булмый. Базарлы Матак урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Оксана Буланкинаның үзен әлеге һөнәргә багышлавына 25 ел булган.
Шул еллар эчендә ул алты буын укучыларны чыгарган, димәк, аларның шәхес булып үсүендә үз өлешен керткән.

Тәҗрибәле педагог эшләү дәверендә күптәнге хакыйкатькә инанган: һәр укучы үзенчә сәләтле. Хезмәтенең башлангыч елларында ул иң мөһиме – материалны яхшы итеп аңлатырга һәм тәртипне сакларга кирәк, дип фикер йөрткән. Бүгенге көндә Оксана Петровна баланы шәхес итеп күрү – беренче урында, дип саный. “Һәр баланың да белемнәрне үзләштерүенең үз тизлеге, үз куркулары, үзенең көчле яклары”, – ди.
Ул сыйныфта ялгышырга, сораулар бирергә мөмкин булган мохит тудырырга тырыша. Билгеле, программаны да бирергә кирәк, тәртипне дә саклау таләп ителә, әмма ул – үзбурыч түгел, ә балаларга үз-үзләренә ышанырга ярдәм итү чарасы.
–Сентябрь аенда кулын күтәрергә курыккан баланың, кыю рәвештә такта янына чыгып, мәсьәләне аңлатуын күрәсең икән, бу – төп нәтиҗә, – ди укытучы.
Хезмәт барышында истә калырлык вакыйгалар күп булган, әмма мөгаллим өчен иң мөһиме – уңышлы күрсәткечләр түгел, ә укучыларның ныклы рәвештә алга баруы.
Оксана Петровнаның һөнәри юлы Әлки муниципаль районының, район башкарма комитетының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, “Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” күкрәк билгесе белән билгеләнгән.
Мөгаллимлек эшчәнлегеннән тыш, Оксана Петровна күп еллар төп дәүләт имтиханнарын үткәрү пункты җитәкчесе вазыйфасын да үти. Әлеге эш зур җаваплылык, кануный документларны белүне һәм коллектив эшен координацияли алуны сорый. Бу мәсьәләне әлеге укытучыга ышанып тапшыру – аның һөнәри өлкәдә абруйлы булуына тагын бер дәлил.
Шул ук вакытта укытучы чыгарылыш укучыларының уңышларга ирешүен – хезмәтенә иң югары бәя, дип саный. Аларның күбесе үзләре әти-әни булган һәм инде балаларын яраткан укытучыларына җитәкләп килә. Хезмәттәшләре Оксана Петровнаны ярдәмчеллеге, методик белемлелеге һәм яшь укытучыларга тәҗрибәсе белән уртаклашуы өчен югары бәяли. Оксана Буланкинадан эше турында сорасаң, аның бу хакта бар йөрәге белән сөйли башлавын күрәсең, хезмәтен бик яратуын аңлыйсың һәм ул бу һөнәрне яшь вакытында төптән уйлап сайлаган һәм һич тә ялгышмаган, дип нәтиҗә ясыйсың.
Эльмира Монадиева, Базарлы Матак.
Нет комментариев