Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм кисәтү, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясаучы тупас бозу очракларын кисәтү максатыннан 2026 елның 10–19 ноябрендә Әлки районы буенча «Легаль булмаган йөртүче» профилактик чарасы үткәрелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре профилактик чара дәверендә 45 транспорт чарасын тикшерде, шулардан 4 йөртүче һәм 1 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Р.Р. Вәлиуллин хәбәр итте.
Нет комментариев