20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан консультация үтәчәк
Яңалыклар

20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан консультация үтәчәк

20 ноябрьдә Россия күләмендә балаларны хокукый ярдәм көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан әлеге көнне сәгать 10.00 дә Базарлы Матакның Мәктәп урамы, 6А йортында урнашкан психологик-табиблык-социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Балаларга хокукый ярдәм көне үткәреләчәк. Анда районның полиция, мәхкәмә приставлары, социаль яклау бүлекләре, попечительлек һәм опека, мәгариф хезмәтләреннән вәкилләр, нотариус һәм адвокат катнашачак.


Нет комментариев