Артык авырлык – чирләр сәбәбе
Яңалыклар

Артык авырлык – чирләр сәбәбе

Россиядә якынча 2 миллион кеше тазарудан интегә.

Ә чынбарлыктагы саннар тагын да югарырак – һәр дүртенче кеше дип әйтергә була. 20 яшьтән узган ир-атларның – 15%, хатын-кызларның 28,5 процентында артык авырлык бар. Ә мондый хәл исә кешенең 8 елга гомерен кыскарта.

40% очракта буй-сын өчен нәселдәнлек җавап бирә, ә кешеләрнең 60%ы күбрәк утыруга корылган тормыш рәвеше алып бара. Күпләр юктан да борчылып,  ул вакытта җиңел әзерләнүче ризыклар ашый һәм газлы сулар эчә.

Тазару сәбәпле килеп туган чирләр:

  • - шикәр авыруы;
  • - бавырның майлануы;
  • - буыннар (тезләр) авырту, аякларда кан тамырлары авырулары;
  • - кан басымы күтәрелү;
  • - йөрәк һәм кан тамырлары авырулары;
  • - үт ташы авырулары;
  • - йоклаганда сулыш алу тукталу (апное) һәм башкалар.

Артык авырлык белән көрәш:

  • Дөрес туклану!!! (Авыруны тәлинкә төбеннән эзләгез)
  • Аз-азлап, ешрак ашарга тырышыгыз.
  • Майлы, тозлы, әче, җиңел үзләштерелүче шикәр, күмәч, соуслардан баш тартыгыз.
  • Сыйфатлы ризыклар ашагыз. Туклыклылыгы әз булган ризыкларга: җиләк-җимеш, яшелчәләр, бөртекле культуралар өстенлек бирегез.
  • Көнгә 1,5-2 литр су эчегез.
  • Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз: күп йөрегез, йөзегез.
  • Начар гадәтләрдән баш тартыгыз.
Авырлыгыгызны һәм бил әйләнәсен үлчәгез. Бил үлчәме ир-атларның – 94 см, хатын-кызларның 80 сантиметрдан артса, артык авырлык җыела башлаган дигән сүз.

Вакытында табибка күренегез, диспансеризацияне үтегез – белгеч сезгә ни өчен авырлык җыелуын ачыкларга ярдәм итәр. Артык авырлыгы булмаган кеше үзен бәхетлерәк хис иттә, яхшы йоклый.  

Венера Садыйкова, авыруларны кисәтү бүлмәсенең шәфкать туташы.


Нет комментариев