Карга авылында туган Мансур Латыйповның «Ак болыт» китабы дөнья күрде
Яңалыклар

Карга авылында туган Мансур Латыйповның «Ак болыт» китабы дөнья күрде

Редакциябезгә Карга авылында яшәүче, элеккеге татар теле укытучысы Фәнүсә Миңһаҗева кереп, яңа басылган китап тәкъдим итте.

Книга Ак болыт

Ул – “Ак болыт” дип исемләнгән, ә авторы – әлеге авылда туып үскән Мансур Латыйпов.

Шул гаҗәпләндерде: әлеге иҗади якташыбызның язмышы бик тә үзенчәлекле. Ул хакта китапның кереш өлешендә автор белән таныштыру итеп бирелгән. Язмага “Нәселдән килгән илһам” дип, исем куелган. Аны сезгә дә тәкъдим китәбез.

“Һәр төбәкнең үз шәхесләре бар. Әлки районы Карга авылының ил йөзе булырлык затлары арасында якташыбыз Мансур Латыйпов та бар.

Гади бер гаиләдән ул. Гади, әмма күркәм тәрбия бирә алган Латыйповлар гаиләсеннән. Әтисе Галимҗан абый туганда ук башкалардан ишетмәве һәм сөйли белмәве белән аерылып тора. Аны, буй җиткәч, Иске Чаллы авылындагы үзе кебек үк сөйләшү һәм ишетү бәхетеннән мәхрүм калган кызга – 18 яшьлек Галиягә димлиләр. Латыйповлар авылдашлары арасында бик тырыш гаилә буларак хөрмәтләнә. Нык, көчле Галимҗан яшь чагында иң авыр һәм һәркем үти алмаган нечкә эшләрне башкара: чалгы суга, сбруйлар ясый, ашлык амбарында хезмәт куя. Соңыннан совхоз конторасында хезмәт итә.

Карга авылында туган Мансур Латыйповның «Ак болыт» китабы дөнья күрде

Шунысы аеруча мөһим: бу гаилә ана-анасын, туган авылын данларлык һәм районыбыз горурланырлык балалар үстерә, аларга югары белем, асыл тәрбия бирә алган. Шуңа авылдашлары да алар хакында: “Телсез Латыйповлар кебек педагогларны эзләп табарга кирәк әле” , – дип, үзләрен хөрмәт белән искә ала.

Галимҗан абый һәм Галия апа дүрт бала үстерә

Һәм менә кемнәр булып ирешә алар: Нурия Латыйпова – “Салман” совхозында комсомол сәркатибе булып эшли, коммунистик хезмәт ударнигы була, кызганыч, бу дөньядан вакытсыз китә.

Сәлимҗан Латыйпов – күренекле юрист, I класслы юстиция киңәшчесе. Озак еллар халык судьясы, 1980-1993 елларда ТР Юстиция министры урынбасары булып эшли.

Әнәс Латыйпов  - “Оргсинтез” оешмасында цех начальнигы була. Җыр-моңга гашыйк кеше.

Мансур Латыйпов – “Оргсинтез” предприятиесендә озак еллар кадрлар бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара

 Тәҗрибәле инженер һәм уйлап табучы, химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате отличнигы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры” ул.

Китапны редакциябезгә алып килгән Фәнүсә Саян кызы Мансур абыйның элек мәктәпкә очрашуларга кайтып йөрүе, авыл Сабантуйларын калдырмавы турында сөйләде. Әмма бүгенге көндә гомеренең тугызынчы дистәсен ваклаганга, ул авылда сирәк кунак була, шулай да, шалтыратып, хәл-әхвәл белешеп тора икән. Галимҗан һәм Галия апа гаиләсе нигезе дә буш түгел. Анда Сәлимҗан Латыйповның улы Фәрит абый  бабасына хөрмәт йөзеннән –  ул салган өй проектын үзгәртмичә, нәкъ шундый ук рәвештәге яңа йорт торгызган һәм авылга еш кайтып йөри икән.

Шуны әйтергә кирәк: ул да – хокукый ярдәм  тармагында эшләп, югары дәрәҗәгә күтәрелгән.

Ә Мансур Латыйповның шигырьләренә килгәндә, аларда туган якны сагыну, дөньяга карата фәлсәфә, иман, рух, әти-әнигә мәхәббәт хисләре урын алган. “Ак болыт” китабы исә 100 данә белән генә басылган һәм районыбыз китапханәләренә таратылган. Теләге булучылар шигырьләр җыентыгын аннан алып укый ала.

 


Нет комментариев