Юхмачы мәктәбендә МХОда катнашучы хәрби белән очрашу булды
Сезнең белән горурланабыз!

Юхмачы мәктәбендә МХОда катнашучы хәрби белән очрашу булды

Юхмачы мәктәбенең беренчел “Алдынгылар хәрәкәте”ндә малай-кызларның озак еллар хәтерләрендә калырлык очрашу булды.

Аларга бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы элеккеге чыгарылыш укучысы килде.

Александр мәктәп елларына, бала чагына, яраткан укытучыларына, ышанычлы дусларына бәйле хатирәләргә тукталды. Ул элеккеге бер кайгысыз яшүсмер елларына әйләнеп кайткандай булды.

Мәктәп укучылары аны игътибар белән тыңлады, сорауларын бирде. Алар өчен бу очрашу батырлык дәресләренә караганда, күпкә кызыклырак булуы күренеп тора иде.

Александр мәктәпнең аны ничек итеп зурлар тормышына әзерләве, алган белемнәре һәм күнекмәләре авыр вакытларда ярдәм итүе турында сөйләде. Ул: “Нәкъ менә монда, туган җирең мәктәбендә бар язмышыңа йогынты ясарлык нигез салына”, – дип билгеләде.
 


Нет комментариев