Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Хузангай” җәмгыятендә атлар заводы ачылачак

​​​​​​​Соңгы берничә елда, башка җирләрдәге кебек үк, бездә дә ат асрауга игътибар нык кимеде, бу хайваннарның баш саны аз калды. Нәтиҗәдә сабантуйларда ярыштырыр өчен чабышкылар табу проблемага әйләнә башлады.

 Атлар чабыштыру халык бәйрәменең төп бизкләренең берсе бит. Сабантуйга бары тик шуны күрер өчен генә йөрүчеләр дә бар. Матур һәм көчле хайваннарның җилдәй чабуларын карап тору күңелгә искиткеч ләззәт бирә. Шунысы кызганыч, безнең сабантуйларда үткәрелгән атлар чабышында чит-ятлар җиңә, бүләкләр дә аларга тапшырыла.

Бу уңайдан күңелле яңалык җиткерә алабыз: безнең районда атлар үрчетүдә зур үзгәреш көтелә. Чөнки тиздән “Хузангай” җәмгыятендә атлар заводы ачылачак. Шул турыда тәфсилләп сорашу өчен без хуҗалыкның атлар фермасы мөдире Марат Гобәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

–Марат, хәзерге вакытта фермагызда ничә баш ат асрала? Алар хуҗалыкка кайдан кайтарылды.

–Фермабызда Орлов токымлы 32 бия һәм өч айгыр бар. Узган елда аларның җидесе, быел 15 ат тайлады. Нәселле атлар Россиянең танылган заводларыннан сатып алынды. Ә айгырларыбыз зур ярышларда катнашып, призлы урыннар алган хайваннар.  Бигрәк тә Диллер кушаматлы айгырның җиңүләре бик күп булган. Аңа сигез яшь. Җиде яшьлек Монте Кристо Мәскәү ипподромнарында чапкан, финишка күп тапкыр беренчеләр рәтендә килгән. Айгырларның өчесе дә чиста токымлы, бияләр дә элита нәселле. Бездәге үрчем – шуларның колыннары. Инвесторыбыз Иван Казанков атларны бик ярата, шунлыктан туган җирендә чиста токымлы атлар үрчетүне җайга салу буенча күп эш башкара, моңа зур суммалы инвестицияләр сала. Иван Ивановичның алдагы берничә елда нәселле атлар үрчетүне җайга салу, моның өчен белгечләр әзерләү буенча планы бар.

–Димәк, нәселле атлар саны тагын да артачак?

–Әйе, “Хузангай” җәмгыятендә атлар заводы булдырылачак.  Бездә асралучы айгыр һәм бияләрнең биологик материалларын Рязаньдагы ДНК-тикшерүләр үзәгенә җибәрдек. Шулай бездәге атлар нәселен рәсмиләштерәчәкбез. Бу көннәрдә документлар лабораториядән кайтып җитәргә тиеш. Күптән түгел безнең хуҗалыкка галимнәр дә килеп китте. Атлар заводы ачу өчен бездә барлык шартларның үтәлүен раслады алар. Әйтүемчә, хәзерге вакытта эшкә керешеү өчен күп санлы документлар әзерләнә.

–Ат заводы нинди юнәлешләрдә эшчәнлек алып барачак? Мондый предприятие керем дә бирергә тиештер бит?

–Төп эшчәнлегебез нәселле атлар үрчетү булачак, билгеле. Шулай ук аларны тәрбияләп, төрле ярышларда катнаштыруга әзерләү, чабышкыларны сату белән шөгыльләнергә дигән максат куела. Әйтик, узган елда дөньяга килгән колыннарны берәр ипподром белән килешү төзеп, ике елга тренерлар кулына тапшырачакбыз. Әлеге белгечләр чиста токымлы атларның барлык мөмкинлекләрен ачканнан соң, хайваннар үзебезгә кайтарылачак. Шуннан соң гына аларны сату яисә хуҗалыкта калдырып, ярышларда катнаштыру мәсьәләсе хәл ителәчәк.

–Чабышкылар әзерләү, белгәнебезчә, гаять чыгымлы эш. Аларны сатудан алган керем шушы чыгымнарны аклармы икән?

–Токымлы атларны сатып алучылар һәрчак табылып тора. Әгәр инде чабышкылар төрле ярышларда катнашып, югары күрсәткечләргә ирешкән, аларның даны таралган икән, билгеле, бәяләре дә югары була, гадәттә миллион сумнар белән бәяләнә мондый атлар.

Мин үзем дә күптәннән инде атлар белән “җенләнәм”. Мәскәүгә барып, 450 мең сумга  “Рахбар” кушаматлы ат сатып алдым. Аның бертуган абыйсы “Фристаил Бурбон” төрле ярышларда катнашып, хуҗаларына 9 миллион евро табыш китергән.

Билгеле, чабышкы ярышларда беренче килсен өчен аны бик әйбәт карарга, даими шөгыльләнергә кирәк. Әмма, шул ук вакытта, мондый ат өчен югары осталыкка ия жокей табу да мөһим. Кайбер елларда сабантуйларда шуны күрсәең, өметле генә чабышкылар бар, әмма аларга җайдак табып булмый. Безнең район өчен бусы бик зур проблема. Бер танышым, җайдак табудан өметен өзеп, нәселле ике атын сатып җибәргән иде. Димәк, атлар заводы да шул малларны караучыларга, тәрбияләүчеләргә мохтаҗ булачак. Ат – сыер да, үгез дә түгел, аны асрауның нечкәлекләре, үзенчәлекләре бар. Һәм, бәхәссез, уңышка ирешү өчен бу хайванны бөтен йөрәгең белән яратып, күңелеңне биреп карарга кирәк.

–Ә кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән сезнең ферма?

–Бүгеннән үк ике ат караучы, бер ат өйрәтүче кирәк. Тора-бара башка белгечләргә дә ихтыяҗ туачак. Күп сабантуйларда, республика һәм Россия ярышларында җиңүләр яулаган җайдак Олег Синкинны үзебезгә эшкә алдык. Ул акрынлап тарантас җигелгән ат белән идарә итү нечкәлекләрен өйрәнә. Орлов нәселле атлар юртаклар алар. Аларны ярышларда кечкенә арбага җигеп катнаштыралар.

–Сездә тәрбияләнгән, әзерләнгән атларның чаҗышларда катнашуын кайчан күрә алырбыз икән.

–Озак көтәргә туры килмәс бугай. Чөнки 6 майда, Җиңү бәйрәме алдыннан, Казан ипподромында үткәреләчәк ярышларда безнең район исеменнән өч ат катнашыр дип көтелә. Аларның икесе “Хузангай” җәмгыятенеке, берсе үземнеке булачак. Аннан соң инде район һәм авыл сабантуйларында чаптырачакбыз атларны. Районда узачак Бөтенроссия Уяв бәйрәмен кысаларында ат чабышларында безнекеләр дә ярышачак. Кыскасы, Әлки ягын танытуда “Хузангай” атларына зур өметләп багълана.

–Димәк, сез хәзердән үк инде әлеге ярышларга әзерләнәсез?

–Әйе, бу юнәлештә зур эш алып барабыз. Шунысын да әйтеп үтим: “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов эшебез белән даими кызыксына, һәрьяклап ярдәм итә. Мондый шартлар булганда без үзебезгә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үтәргә тиеш, билгеле.

–Хезмәтегездә уңышлар, ярышларда җиңүләр телибез сезгә!

–Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев