Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында хәзерләүләр конторасы ачылачак

    Тиздән Карга авылында район хәзерләүләр конторасы эшли башлаячак. 

     
    Каргада соңгы 6-7 елда буш торган, элек балалар бакчасы, клуб сыйфатында файдаланылган зур гына бинада хәзерләүләр конторасы ачарга җыеналар. Биредә мөгезле эре терлек, сарык тиреләрен, сарык йоны, ит кабул ителәчәк. Тора-бара шушы бинада ярымфабрикатлар җитештерү дә планлаштырыла. Бинада ремонт эшләре инде төгәлләнгән, хәзер тирә-ягы төзекләндерелә, килү юллары ясала. 
    Район халкы өчен бик тә кирәк булган хәзерләүләр конторасын “Эдем” җәмгыяте үз канаты астына алган.   

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: