Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында компьютерлар янган

Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасындагы кабинетларда компьютерлар эшләми башлаган, принтерлардан төтен чыккан.

  Кайбер оешма-учреждение белгечләре район янгын сүндерү частенә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп тә җиткәннәр. Әмма ут сүндерү өчен су сиптерүнең кирәкге чыкмаган – бүлмәләргә төтен тулган, әмма, бәхеткә каршы, янгын кабынмаган.

Әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап район электр челтәрләре җитәкчесе Руслан Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:

–Бинаны ток белән тәэмин итүче электр линиясенең “0” үткәргече ялгыш фазага тоташтырылган. Нәтиҗәдә челтәрдә югары көчәнеш барлыкка килеп, компьютерларның предохранительләре янып чыккан.

–Руслан Ринатович, бу бинада берничә оешма, учреждение эшли. Аларның компьютерлары сафтан чыккан. Оештыру техникасы кем хисабыннан ремонтланыр икән? Электр үткәргечләрдәге  ялгышлыкта кем гаепле?

–Бу көтелмәгән хәлдә безнең предприятиенең дә, оештыру техникасыннан кулланучыларның да гаебе бар. Көчәнешнең кинәт күтәрелүендә без электриклар гаепле. Шул ук вакытта электрдан файданучы һәр оешма, учреждение җитәкчесе үз офисларында җиргә тоташтырылган үткәргечләр (заземление) булдыру турында кайгыртырга тиеш. Шул таләп үтәлгән булса, бер генә җиһаз да ватылмас иде. Димәк, ике як та җаваплы булып чыга. Бу очракта шунысы яхшы, оештыру техникасындагы саклагыч лампаларны гына алыштырырга кирәк булачак. Моны эшләгәч, приборлардан алга таба да файдаланырга мөмкин.

P.S. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итеп алардагы офис җиһазларының ни хәлдә булуларын сораштык. Әйтүләренчә, берничә компьютер зыян күргән, әмма аларны инде төзәттереп тә өлгергәннәр, чыгымнар зурдан түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев