Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында өлкәннәр, авырулар өйләрендә тавыш бирә

    Районда сайлаучылар исемлекләренә 14826 кеше кертелгән. Авылларда тавыш бирү актив бара. Әйтик, 732нче Түбән Әлморза сайлау участогында 190 сайлаучының яртысы диярлек тавыш биргән инде.

    – Авылыбыз өлкәнәя шул, бездә халыкның күпчелеген пенсионерлар тәшкил итә. Шактый олы яшьтәге, өйләреннән чыгып йөри алмаучылар, сәламәтлеге какшаганнар байтак. Андыйларның өйләренә күчмә урна белән барабыз, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Самирә Тарасова.

    Авылда 24 кеше өйләренә килеп сайлатуны сораганнар. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары аларның күбесендә булганнар инде.

    – Әби-бабайлар безне шатланып көтеп торалар. Бюллетеньнәрне күчмә урнага салгач та безне җибәрәселәре килми, дөнья хәлләрен сөйләшәләр, үткәннәрне искә алалар, төрлесен сораштыралар. Без дә өлкәннәрнең хәл-әхвәлен сорашабыз, йомышлары юкмы дип белешәбез. Аларның күбесе – хезмәт ветераннары, сугыш чоры авырлыкларын күргән кешеләр.  Шөкер, тормышлар бик әйбәт, газ, су өйдә, электр янып тора, пенсияне китереп бирәләр, диләр. Илгә-көнгә тынычлык телиләр, – дип сөйли Самирә ханым.

    Алар әле генә хезмәт ветераннары Вазыйх һәм Клара Әһлиуллинар, Роза Вәлимөхәммәтова янында булып кайтканнар, әби-бабайлар изге теләкләр белән тавыш биргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: