12 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Әлки районында өлкәннәр, авырулар өйләрендә тавыш бирә
Районда сайлаучылар исемлекләренә 14826 кеше кертелгән. Авылларда тавыш бирү актив бара. Әйтик, 732нче Түбән Әлморза сайлау участогында 190 сайлаучының яртысы диярлек тавыш биргән инде.
-
Әлкилеләр Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша
Районыбыз вәкилләре бүген республика башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар. Алар Дәрвишләр бистәсе базарында сату итә.
-
Әлки районында сайлау участоклары антисептиклар белән эшкәртелә
Районда барлык сайлау участоклары антисептиклар белән эшкәртелә. Бу Covid-19 инфекциясе таралуга юл куймау максатында эшләнә.
-
Әлки районында сайлауда 245 күзәтүче эшли
Районда сайлауларның барашын 245 күзәтүче карап тора. Бу хакта безгә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.
-
Әлки районында 11 сентябрьдә сайлаучыларның 25,2 проценты тавыш бирде
Татарстан Президенты сайлауларында алдан тавыш бирүнең беренче көнендә районда барлык сайлаучыларның 25,2 проценты үзенең сайлау хокукыннан файдаланды. Бу хакта территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.