Районда сайлаучылар исемлекләренә 14826 кеше кертелгән. Авылларда тавыш бирү актив бара. Әйтик, 732нче Түбән Әлморза сайлау участогында 190 сайлаучының яртысы диярлек тавыш биргән инде.
– Авылыбыз өлкәнәя шул, бездә халыкның күпчелеген пенсионерлар тәшкил итә. Шактый олы яшьтәге, өйләреннән чыгып йөри алмаучылар, сәламәтлеге какшаганнар байтак. Андыйларның өйләренә күчмә урна белән барабыз, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Самирә Тарасова.
Авылда 24 кеше өйләренә килеп сайлатуны сораганнар. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары аларның күбесендә булганнар инде.
– Әби-бабайлар безне шатланып көтеп торалар. Бюллетеньнәрне күчмә урнага салгач та безне җибәрәселәре килми, дөнья хәлләрен сөйләшәләр, үткәннәрне искә алалар, төрлесен сораштыралар. Без дә өлкәннәрнең хәл-әхвәлен сорашабыз, йомышлары юкмы дип белешәбез. Аларның күбесе – хезмәт ветераннары, сугыш чоры авырлыкларын күргән кешеләр. Шөкер, тормышлар бик әйбәт, газ, су өйдә, электр янып тора, пенсияне китереп бирәләр, диләр. Илгә-көнгә тынычлык телиләр, – дип сөйли Самирә ханым.
Алар әле генә хезмәт ветераннары Вазыйх һәм Клара Әһлиуллинар, Роза Вәлимөхәммәтова янында булып кайтканнар, әби-бабайлар изге теләкләр белән тавыш биргән.
Нет комментариев