Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 11 сентябрьдә сайлаучыларның 25,2 проценты тавыш бирде

Татарстан Президенты сайлауларында алдан тавыш бирүнең беренче көнендә районда барлык сайлаучыларның 25,2 проценты үзенең сайлау хокукыннан файдаланды. Бу хакта территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.

11-13 сентябрьдә районда Татарстан Президентын сайлау, җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау һәм РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау бара.

Район муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларының 162 мандаты өчен 285 канидат көрәшә.

Тавыш бирү 49 сайлау участогында үткәрелә. Барлык торак пунктларда сайлау кампаниясе зур активлык белән бара. Бүген иртәдән инде сайлау участокларында зур җанлылык хөкем сөрде. Күпләр эшкә барышлый участокка кереп үз тавышларын бирделәр.

Сайлау участокларында барлык санитар таләпләр үтәлә. Санитар дистанция төгәл саклана, участокка килгән һәм кешегә бер тапкыр кулланыла торган битлек, пирчәткә, ручка бирелә. Бүлмәләр ике сәгать саен җилләтелә, өслекләр дезинфекцияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев