Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сайлау участоклары антисептиклар белән эшкәртелә

Районда барлык сайлау участоклары антисептиклар белән эшкәртелә. Бу Covid-19 инфекциясе таралуга юл куймау максатында эшләнә.

Район территориясендә 49 сайлау участогы эшли. Алар тавыш бирү өчен иртәнге сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр ачык була.

Мәгълүм булганча, тавыш бирү өч көн дәвам итә. Һәр көнне тавыш бирү төгәлләнгәч, сайлау участоклары составында хлор булган дезинфекцияләү препаратлары белән эшкәртелә. Әлеге эшне района ветеринария хезмәткәрләре башкара. Ветеринария берләшмәсе һәм өч ветеринария участогы белгечләреннән биш дезинфекцияләү төркеме төзелгән. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Хәйретдинов әйтүенчә, әлеге төркемнәр көн саен барлык участокларда зарарсызландыру эшләрен башкара. Участок биналары гына түгел, аларга килү юллары, тротуарлар да эшкәртелә.

Моннан тыш, тавыш бирү барышында да хәвефсезлек таләпләре төгәл үтәлә. Һәр сайлаучы ишек төбендә зарарсызландыручы келәм аша уза, һәркемгә битлек, пирчәткә, бер тапкыр кулланыла торган ручка бирелә, кешеләрнең температурасы үлчәнә.

Бер сүз белән әйткәндә, сайлауда кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар да үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев