Реклама
Югары Әлки авылында модульле яңа кибет ачылды. Республика программасы нигезендә төзелгән әлеге азык-төлек кибете “Эдем” җәмгыяте канаты астында халыкка хезмәт күрсәтәчәк.
Кибеттә башлыча “Әлки” кооперативында җитештерелгән ашамлыклар, ярымфабрикатлар сатылачак.
Көн суык булса да, яңа сәүдә ноктасы ачылу тантанасына халык күп җыелган иде. Район башлыгы Александр Никошин, кибетне халык үз итәр, биредәге яңа җитештерелгән сыйфатлы азык-төлекне теләп сатып алыр, дигән ышанычын белдерде.
Модульле кибет Югары Әлкидә халык соравы буенча, “Татпотребсоюз” фатыйхасы белән төзелде. Әлеге оешманың сәүдә идарәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов, тантанада сүз алып, республика программасы нигезендә Татарстанда узган ел шундый 16 сәүдә ноктасы ачылуын әйтеп узды.
“Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина исә:
Авыл кешеләре “Пенсионерларга ашамлыкларны арзанрак бәядән сата алмассызмы?” – дигән сорауларын җиткерде. “Эдем” җитәкчесе, лаеклы ялдагы өлкәннәр өчен ташлама ясый торган берәр төрле карточка системасы булдырырбыз, дип ышандырды.
Тыштан җыйнак кына күренгән модульле кибетнең эче шактый иркен икән. Монда ике яклап сәүдә хезмәте күрсәтеләчәк. Киштәләрдә азык-төлекнең ниндие генә юк. Яңа пешкән пироглар, пәрәмәчләр, өчпочмакларга кадәр күзне кызыктырып тора.
Кибеткә узган авыл кешеләре белән сөйләшәм.
Аны Гөлнәфис Минһаҗева да куәтли.
Шамил Гыйләҗев:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз