Әлки районында паркларга агачлар утыртылды
Сихтермә-Хузангай авылы янында республика “Уяв” чуаш милли бәйрәме үтәсе мәйдан каршында яңа парк төзелеп килә.
Сихтермә-Хузангай авылы янында республика “Уяв” чуаш милли бәйрәме үтәсе мәйдан каршында яңа парк төзелеп килә. 9 Май көнне биредә республикадан килгән кунаклар катнашында тантаналы төстә агачлар утырттылар.
Зәңгәр чыршыларны утыртуда район башлыгы Александр Никошин, республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Татарстан Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Илнур Ямалнеев, урманчылар һәм Сихтермә-Хузангай мәктәбе укучылары катнашты.
Соңыннан акциядә катнашучылар яшь чыршылар янында истәлеккә фотога төштеләр. Аннан кунаклар Базарлы Матактагы Геройлар паркында да агачлар утырттылар. Әлеге паркны Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучылары, укучылары карап тора. Биредә Геройлар аллеясы янында тантаналы митинг та узды. Гимназия директоры Фәридә Яруллина, тантаналы чараны ачып:
–Шушы паркта районыбыз горурлыгы булган шәхесләрнең фотосурәтләре урнаштырылган, исемнәре ташка уелган. Бүген без паркта яшь агачлар утыртып, “Хәтер аллеясы”на нигез салабыз. Бу аллея һәлак булган батыр якташларыбызга чиксез рәхмәтебез билгесе булсын иде,–диде.
Александр Никошин паркны карап-тәрбияләп торган өчен гимназия коллективына рәхмәт белдерде.
“Хәтер алееясе”нең беренче агачлары инде шаулап утыра. Алар Украинада алып барылган махсус операциядә һәлак булган якташларыбыз Дмитрий Николаевич Чуманов, Иван Валерьевич Дулатов, Владимир Николаевич Толстов исемнәрен дә мәңгеләштерү символы булырлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.16600
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.17300
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19700
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17700
-
12 май 2022 - 15:55Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә 9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә.22700
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.16900
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.12600
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.22500
-
13 май 2022 - 07:52Әлки районында Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара 10 июльдә безнең районда узачак Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә.25300
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз” Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.22500
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19700
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17700
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.17300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика