Әлки районында сенаж салу дәвам итә
Быел районда маллар өчен кимендә 52 мең тонна сенаж хәзерләү бурычы тора.
Бүгенгә хуҗалыклардагы азык утарларына 40 мең тоннадан артык яшел масса керде. Механизаторлар көн саен 3 мең тонна һәм аннан да күбрәк сенаж салалар. Былтыр ул кышлатуга бары 35 мең тонна гына хәзерләнгән булган.
Сенаж күпьеллык үләннән тыш, арыш культурасыннан да хәзерләнә.
Районда 10,4 мең гектарда күпьеллык үлән бар. Шуның 8 мең гектардан артыгы теземнергә салынды һәм 7 мең гектарыннан сенаж хәзерләнде.
Әлегә районда печән 1 мең тонна гына хәзерләнгән. Печәнне хуҗалыкларда икенче чабудан күбрәк хәзерләргә дип торалар.
Карга һәм Юхмачы сөтчелек комплекслары азык утарларына 10 мең тоннадан артык сенаж салынган. “Хузангай” җәмгыяте дә үз карамагындагы терлекләр өчен 9 мең тоннадан артык сенаж хәзерләгән.
Район кырларында көнбагыш һәм кукуруз культуралары рәт араларын эшкәртү дәвам итә. Көнбагыш бездә 14 мең 270 гектарда игелсә шуның 6 мең гектардан артыгында рәт аралары эшкәртелгән. Кукурузның ( ул бездә 12617 гектар били) 3 мең гектарында бу эш башкарылган.
Хуҗалыкларда чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы химик эшкәртү эшләре дәвам итә. Чүп үләннәренә каршы 45 мең гектар мәйданга химик сыекча сиптерелде. Ә менә корткычларга каршы башкарасы эшләр байтак әле. План нигезендә 48832 гектар мәйданны эшкәртү соралса, агу әлегә 6 мең гектарга гына сиптерелгән.
Хуҗалыкларда игеннәрне урып-җыю эшләренә әзерлек бара. Бөртек суктыру комбайннарын ремонтлау, яңа сезонга хәзерләү эшләре тулы куәткә оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев