Әлки районында “яшел янгынга” каршы көрәшәләр
Район басуларында хәзер үсемлекләрне чүп үләннәргә, корткычларга һәм төрле авыруларга каршы химик эшкәртү бара.
Чәчелгән мәйданнарда дәррәү булып чүп үләннәр күтәрелде. Моңа каршы үткәрелгән чараларны халыкта “яшел янгынга” каршы көрәш дип тә йөртәләр. Басуларны химик эшкәртүгә механизаторлар көн яктыра башлаганда керешәләр һәм иртәнге 9 га кадәр эшлиләр. Көннең икенче яртысында исә кичке 5 тән караңгы төшкәнче эшкәртәләр.
Быел районда эшкәртү сыекчасы ясый торган дүрт узел төзелде. Әлеге җайланмалар сыекча әзерләгәндә аның тиешле температурасын сакларга, химик матдәләрне төгәл микъдарда кушарга мөмкинлек бирә.
Районда 34 мең гектар җир чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. 4,3 әр мең гектарда корткычларга һәм төрле авыруларга каршы химик сыекча сиптерелгән.
Бер үк вакытта хуҗалыкларда пар җирләрен эшкәртү бара. Районда 16,5 мең гектарга якын пар җирләре булса, шуның 4 мең гектардан артыгында эшкәртү эшләре башкарылган. Бу эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев