Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан эшмәкәр Надыр Зәйнуллин гараж өстендә кыяр-помидор үстерә

    Эшкуар Надыр Зәйнуллинның мең дә бер шөгыле турында ишеткән бар иде. Инде Базарлы Матактагы “бизнес үзәгенә” барып, бу булдыклы ир-егетнең эшләренә хәйран калып, сокланып кайттык.

     

    Җәйне ничек озайтасы?

    Җәйләр безнең якта бик кыска шул. Бакчаларда өлгерүче яшелчә, җиләк-җимешне дә санаулы айларда гына авыз итеп калабыз. Ничек тә шул җәйне “озайтасы”, күп хезмәт куеп үстерелүче бакча җимешләрен дәвамлырак кулланасы иде. Бу мәсьәләдә безнең як климатында теплицалар ярдәмгә килә. Надыр Зәйнуллин әнә шул мөмкинлекне файдаланырга уйлаган да.

    Ул үзенең автосервис бинасы түбәсенә теплица ясарга дигән карарга килә. Гаражны барыбер җылытасы. Шул җылылыкны бина өстенә корылган теплицага да җибәрергә була дип, тәвәккәлләп эшкә тотына.

    Теплица югарыда булгач, аңа көне буе кояш төшеп торачак. Дөрес, җирдә ясауга караганда икенче катта теплица төзү күпкә мәшәкатьле. Бөтен материалны өскә күтәрергә, гел югарыда эшләргә кирәк .

    Төзү эшләре дә башта уйлаганнан күпкә чыгымлырак килеп чыга аның. Әйтик, 300 квадрат метр зурлыктагы мәйданны  бертигез җылыту өчен шактый күп тимер торбалар кирәк була.

    Надир бер алындымы, чигенүне белми. Танышлары аша республиканың бер теплица комбинатында җылылык торбаларын алыштырулары хакында ишетә. Тау кадәр өелгән торбаларны күргәч хәйран кала – болар бит өр-яңа кебек. Ә бәясе металл кабул итүнеке кадәр генә – бик арзан була. Ул әлеге торбаларны ике йөк машинасы алып калырга өлгерә. Аннары, алырга теләүчеләр күп булганга, комбинат бәяне дә арттырган чыга.

    Шулай итеп, икенче катта кыяр, помидор үстерү өчен улаклар ясап, аңа кара төстәге полиэтилен түшәп, җир ташыйсы кала. Кара туфракны ул урманнан алып кайта. Шуны черемә белән катнаштырып улакларга тутыра. Һәр улак уртасыннан теге теплица комбинатыннан кайткан торбалар үтеп, җылылык биреп тора.

     

    Кыярлары киләсе атнада өлгерә

    Без теплицада булган көнне урамда һава шактый суык иде. Төнлә 5-6 градус салкын булган. Ә биредә җәй уртасы кебек җылы, рәхәт. Кыяр сабаклары  ике метрга кадәр үрмәләп үскән. Инде бүген авыз итәрлек уңышы да күренә.

    –Һәр көнне шылтыратып, “кыярларыгыз өлгермәдеме?” дип кызыксыналар,–ди Надыр.

    Киләсе атнадан беренче уңышны җыя башларга исәпләре.

    –Көнгә иң күбе ничә килограмм кыяр җыясыз?–дим.

    –Уңыш күпләп өлгергәндә иртәнге алтыларда килеп, 100 әр килограмм җыябыз. Иртәнге сәгать 8 дән 9 га чаклы халык алып та бетерә,–ди эшмәкәр.

    –Ә нигә теплицаны монда төзергә булдыгыз, бездә бит җир кишәрлекләре дә бетмәгән,–дип кызыксынам.

    –Мин бит инде ниндидер зур керемнәр алу өчен башламадым бу эшне. Монда запас частьләр сатканда буш вакытта бер шөгыль булыр дип кенә тотынган идем,–дип һәрвакыттагыча елмаеп җавап бирә Надыр.

    Уңыш бирә башлаган йөзәрләгән төп кыяр, инде җимешләре барлыкка килгән помидор үсентеләрен күреп гаҗәпләнми, сокланмый мөмкин түгел – монда бит күпме хезмәт куелган, никадәр тир түгелгән!

    Надир, минем уйларымны укыгандай, әйтеп куйды:

    –Әйе, авыл җирендә табыш алу беркайчан да ансат түгел. Гел кыймылдарга, эшләргә, хәрәкәттә булырга кирәк.

    Теплица беренче каттан утын ягып җылытыла. Төтен торбасы исә, үсемлекләргә сибәсе суны җылытып, мичкә аша чыгып китә.  Кыяр-помидорларга суны тамчылап сибүне дә җайлаган булган Надыр. Әмма мондый ысулны ошатмаганнар, “үзебез сибәбез”, ди.

     

    Тәҗрибә эшли-эшли арта

    Билгеле, моның кадәр эшне берүзең генә башкарып чыга торган түгел. Теплицада Надырның уң кулы – кызы Эльвира.

    Эльвира интернет аша орлыклар сайлау, яшелчәләрне үстерү серләрен даими өйрәнә, һәммәсен әтисе белән киңәшеп эшлиләр.

    –Күп вакыт үз ялгышыбыздан да өйрәнәбез инде. Тәҗрибә елдан-ел, эшли-эшли арта гына бара,–ди эшмәкәр үзе.

    Кыярның “Корнишон” кебек, зур үсми торганнарын утырталар. Дөрес, вак кыяр сату өчен отышлы түгел, әмма, үзләре дә яратканга, бары шундый сортларны гына үстерәләр.

    Гыйнварда утырткан помидорлар май бәйрәмнәренә уңыш бирә башлар дип көтәләр. Быел кояшлы көннәрнең күп булуы уңышны тиз өлгертергә ярдәм итә. Киләсе елларда яшел суган, төрле яшел тәмләткечләр  үстереп карарга да исәплиләр.

    Надыр Зәйнуллин яшелчәләрне бернинди минераль ашламалар, химикатлар кулланмыйча үстерә. Шуңа аның кыяр-помидорлары  тәмле, хуш исле, халык та яратып ала.

     

    Тавык-чебеш тә янәшәдә үсә

    Надыр безне запас частьләр кибете аша алып чыгып, тагын бер шөгыле белән таныштыра. Монда янәшәдә генә чебешләр үстереп ята икән.

    Биредә ике кат итеп урнаштырылган читлекләрдә берьюлы 1500 ләп төрле зурлыктагы чебиләр үсә. Буй-буй тезелгән “өйләрендә” ап-ак чебешләр рәхәтләнеп җим чүплиләр. Сетка идәннәрдән тизәге, коелган ризыгы аска төшә. Анысын көн дә җыеп-чистартып торалар. Су махсус эчергечләр аша килә. Катнаш азык өчен улакларны да Надыр үзе ясаган.

    –Менә бу партияне киләсе атнада сата башлыйм,–дип 300 ләп чебиле рәтне күрсәтә ул. –Ә астагы рәттә инде тавыклата сата торганнары өлгереп килә. Бусында исә яңа алган бер тәүлеклек чебиләр...

    Былтыр алар бер айга кадәр үстереп 5 меңләп чеби сатканнар. “Быел мәйданны ике тапкыр арттырдым. Ничек барып чыгар..”–ди эшмәкәр.

    Кошлар  торагының идәннәре теплица миченнән җылына. Һаваны вентиляторлар эшләп сафландырып тора. Чебиләрне партияләп күрше район инкубаторыннан ала икән. Нигездә катнаш азык – һәр партиягә үз яшенә туры килгәнен – ашата.

    Бу бинада йөзләгән чеби үсә димәссең – бернинди ис юк. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Кайвакыт йортыңда берничә дистә чебеш үстергәндә дә болай булдыра алмыйсың.

     

    Теләгән кешегә эш җитәрлек

    Эшкуар Надыр Зәйнуллинның мең дә бер шөгыле бар, дигән идек бит. Чынлап та, ул теләсә нинди эшкә, яңалыкка курыкмыйча алына. Колхоз-совхозларда такта ярдыру пилорамнары беткәч, бу эшне үзендә төзеп, җайлап җибәрә. Хәзер дә аның пычкы рамы тик тормый – халык заказлары буенча эшли.

    Берничә ел элек Надыр күл дә казытып куйды. Монда ул балыклар үрчетә. Теләгән кешегә шунда кереп кармак салырга була. Балыгы күп, диләр.

    Автосервис кебек хезмәтне дә районда беренчеләрдән булып башлаган кеше ул.

    –Бигрәк тынгысыз, эшсөяр кеше син. Башыңда тагын нинди уйлар, планнар йөртәсең?–дим.

    Ә ул гадәтенчә елмаеп:

    –Эш башлыйм дисәң әллә никадәр юнәлеш бар да, өлгереп җитә алмыйм. Инде яшьлектәге кебек үк дәрт-дәрман да юк хәзер. Вакыты белән аптырап: “Нигә боларга башкалар алынмый икән?” дип тә уйлап куям. Акча аяк астында, дигән сүз бар бит. Дөресе дә шул. Эштән курыкма да, иренмә генә,–дип җавап бирә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: