Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының террорга каршы комиссия утырышында балаларны яманаты чыккан социаль төркемнәр тәэсиреннән аралау хакында да сүз барды

Социаль челтәрләрдәге кайбер төркемнәрнең балалар психикасына тискәре йогынтысы турында авыл җирендә дә чаң сугарга вакыт җитте. Террорга каршы район комиссиясенең бүген булган утырышында әнә шул хакта да сүз барды.

Район оператив төркеме белән берлектә узган утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин террорга каршы әзерлекнең торышын бәяләү максатында үткәрелгән өйрәнүләр хакында сөйләде. Өйрәнүләр район электр бүлү челтәрләре коллективы белән үткәрелгән. Әлеге чара янгын сүндерү хезмәте, ашыгыч медицина ярдәме, полиция хезмәткәрләре катнашында оештырылган.  Һәр хезмәт үз алдына куелган бурычларны  вакытында һәм хаталарсыз башкарган.

Мәдәният учреждениеләрендә  күп кеше катнашындагы чаралар даими үткәрелеп тора. Аларда кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү гаять мөһим. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина үзләренең әнә шул юнәлештә алып бара торган эшчәнлеге белән таныштырды. Райондагы барлык мәдәният учреждениеләренең хәвефсезлек паспортлары булдырылган. Мәдәни чаралар үткәрелә торган биналарның запас чыгу ишекләре ачык, чыгу юлларының киртәсез булуын гел күз уңында тоталар. Барлык клубларда чаралар үткәргәндә ирекле халык дружинасы вәкилләре кизү тора.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин утырышта ясаган чыгышында интернет челтәренең тискәре якларына  тукталды. Ул балаларның, үсмерләрнең психикасына  яман тәэсир итә торган  социаль төркемнәргә игътибарны юнәлтте. Әлеге төркемнәр балалар аудиторияләрен яулау өчен төрле уеннар, аудиоязмалар  файдаланалар икән. Алар “тозагына” эләккән үсмерләрнең язмышлары аяныч төгәлләнү мисаллары да байтак.

Александр Никошин андый яманаты чыккан социаль төркемнәрне ачыклап Роскомнадзорга хәбәр итү  һәм аларның тискәре эшчәнлегенә чик кую зарурлыгын ассызыклады. Ул шулай ук балаларны спортка, төрле җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады. Мондый очракта  үсмерләрнең үз эчләренә бикләнеп, дөньяларын онытып социаль челтәрләргә багынып утырырга вакытлары да, теләкләре дә калмас иде.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин һәм Борискино авыл җирлекләре башлыгы Галина Самарина үз авылларында террорны һәм экстремистлыкны кисәтү буенча алып барыла торган  эшләр хакында бәян иттеләр.

Экстремистлыкка каршы айлыкта актив эшчәнлек алып барган оешмалар коллективларына район башлыгы дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев