Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең талантлы җырчысы Рифат Садыйков “Татар моңы” халыкара бәйгесендә “Рәйхан”ны  яңгыратты

​​​​​​​Район мәдәният йорты методисты Рифат Садыйков Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының республика этабында чыгыш ясады.

 

Узган ел Рифат әлеге абруйлы конкурсның  башта район, аннан соң зона этапларында җиңү яулаган иде. Әмма ул чакта пандемия аркасында музыкаль бәйге алга таба дәвам итә алмады. Һәм менә быел Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филормониясендә “Татар моңы”ның республика этабы булды. Рифат Садыйков анда “Рәйхан” татар халык җырын башкарды. Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге абруйлы жюри аның чыгышын югары бәяләде. Райондашыбыз “Татар моңы” халыкара бәйгесе дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Рифат Садыков исполнил «Райхан» на международном конкурсе «Татар моны»

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев