Район башлыгы Александр Никошин басуда “Хлебодаровка” отряды тракторчысы Александр Мизюковка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды
17 май иртәсендә район башлыгы Александр Никошин басуда “Хлебодаровка” отряды тракторчысы Александр Мизюковка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
“Үзәк Әлки”нең “Хлебодаровка” отряды механизаторы Александр Мизюков бу көннәрдә бөртек өчен кукуруз чәчүдә эшли. Төгәлрәге, алар Александр Кузнецов белән икәү ярыша- ярыша чәчәләр.
Шул ук иртәдә без “Хлебодаровка” кырларындагы эш барышы белән танышып кайттык. Иң элек әле генә район башлыгы Александр Никошин бүләкләгән Александр Мизюков агрегаты янында булдык. Ул үзенең “КамАЗ” заводында җитештерелгән тракторы белән 240 гектарлы кукуруз кырында эшен дәвам итә иде.
Т а т а р с т а н да эшләнгән 180 ат егәрлекле бу тракторны Александр өр-яңа килеш өч ел элек кабул иткән. Хәер, тракторы әле бүген конвейердан төшкән сыман ялт-йолт итеп тора. Механизатор егетнең техниканы пөхтә, сакчыл эшләтүе күренеп тора.
Александр механизатор булып ике дистә елдан артык эшли. Солдат хезмәтеннән кайткач Т-4 тракторына утырган булган. Әле үзенең төрле компьютерлар белән җиһазланган заманча тракторы кабинасыннан төшкәч тә шул “Т-4”не мактап алды.
– Кырда эшләр өчен ясалган трактор иде ул. Аңарда хәзерге зур тракторлар кадәр эш башкара идем, – ди.
Александрны кыш әйләнәсе дә тик тотмыйлар икән. Ул терлекчелектә үзенең тракторы белән алыштыргысыз кеше. Аның әтисе Петр Александрович та гомерлек механизатор булган, абыйсы Григорий да тракторда эшли.
– Александр, чәчү нормасын үтисеңме соң?
– Мин көнгә норма буенча 35 гектар кукуруз чәчәргә тиешмен. Көне белән 40-45 гектар да чәчелә. Ә бериш көнне, ягулык булмаганда, басып та торырга туры килә,–ди механизатор.
Александр үзенең чәчү агрегаты белән басу эченә кереп китте. Ә без “Хлебодаровка” отряды җитәкчесе Сергей Бойков белән башка кырларны әйләндек.
Отрядка 500 гектар рапс чәчү планы җиткерелгән булган. Аның 150 гектарын Алексей Балянин һәм Фәргать Шәйхетдинов агрегатлары белән чәчәргә дә өлгергәннәр. Инде аларга рапс мәйданнарын 700 гектарга җиткерергә әйткәннәр. Димәк, әлеге кыйммәтле культураны биредә әйбәт үстерәселәренә ышанганнар.
Рапс кырыннан бертуганнар Николай һәм Михаил Бойковлар эшли торган басуга килеп чыктык. Алар алышынып К-744 тракторында җир эшкәртүдә хезмәт куялар. Бу зур егәрлекле яңа тракторга Николай узган ел гына утырган. Тракторның язгы чәчү эшләрендә җитештерүчәнлеге бик югары. Шуңа Михаил да үзенең “Терион” тракторын куеп, алмашлап эшлиләр икән.
Сергей Бойков механизатор егетләреннән бик канәгать. Алар аның отрядында 18 кеше. Отрядта агроном да юк, шуңа зур ышаныч м ех а н и з а т о рл а р н ы ң үзләренә ди, Сергей Владимирович.
Сергей Бойковны һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләрне “Үзәк Әлки” филиалы директоры Рафаэль Гыйльметдинов та мактап алды.
– Ул отрядка барсам, күңелем тынычланып кайта. Бөтен эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкаралар. Чәчү эшләрендә дә алар алдынгылар сафында,– ди Рафаэль Имамович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев