“НАМАЗГА БАСКАН САЕН ИЛГӘ-КӨНГӘ ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛИМ”
Егерме яшендә биленә солдат каешы буып яу кырына киткән, Бөек Ватан сугышының ачы михнәтләрен татыган, тыныч тормышта бер көн калмый колхозда эшләгән Разия апа Гатауллина 95 яшьлеген ачык зиһен, көр күңел белән каршылады.
"Гаскәрләрне фашист карчыгаларыннан сакладык"
Яшьли кавышкан ире Насибулла белән бик аз торып кала Разия апа. Бөек Ватан сугышы башланып озак та үтми ирен фронтка алалар. Берничә елдан, Разия инде үзе дә сугышта чакта, Насибулланың хәбәрсез югалуы хакында хәсрәтле хат килә.
Фронтка киткән ирләре өчен дә эшли Разияләр. Икмәк үстерәләр, урман кисәләр. "Кырда куна- төнә эшләдек, әмма бер генә басуны да чәчмичә буш калдырмадык без",-ди ветеран.
Ә 1943 елны урак өстендә Разиягә дә повестка килә. Иң тырыш, актив кызларны, беренче чиратта комсомолкаларны алганнар бит сугышка. Разия шундый була да инде. Кузнечиха военкоматыннан егермеләп кыз китәләр алар. Башта Казанда дүрт ай сугыш һөнәренә өйрәнәләр. Аннан, өсләренә шинель кидереп, фронт тарафына алып китәләр аларны. Украинада, Белоруссиядә зенитчылар батареясында хезмәт итә Разия Гатауллина. Бүген инде яше шактый өлкән булса да, сугышта күргәннәрен яхшы хәтерли ул. "Русча рәтләп белмәсәм дә, тревога я команда булуга, беренчеләрдән әзер булып сафка баса идем. Командирыбыз гел мактый иде үземне", ди. Тимер юлларны төзекләндерүдә эшләүләрен сөйли. Мылтык тотып каравылда да торганнар, солдат кухнясында аш пешерергә дә, һәлак булган сугышчыларның мәетләрен җыештырып күмәргә дә туры килгән аларга.
- Фронтның алгы сызыгыннан 50 чакрымда гына идек. Караңгы төшү белән дошман самолетлары бомбага тота. Без, зенитчылар, үзебезнең гаскәрләрне әнә шул фашист карчыгаларыннан сакладык,-дип сөйли солдат әби.
"Гел ир-атлар арасында хезмәт итү ансат булмаганд ы р ? " - д и ю е б е з г ә : "Юк, сеңелем, кул белән түгел, сүз белән тиючеләр дә булмады безгә. Барысы да үзеңнән тора ул", дип җавап бирде.
Җиңү көнен Польшада каршылый Разия апа. Андагы шатлыкны, кочаклашып бер-берсен котлауларын, сугышчыларның пилоткаларын өскә чөюләрен, винтовкадан һавага атуларын, ә кичен тыйнак кына табын әзерләп бәйрәм оештыруларын әле дә дулкынланып искә ала ул.
"Кешене эш яшәтә"
Сугышка чыгып китүенә ике ел ярым дигәндә, күкрәгенә орден-медальләр тагып, туган авылына кайтып төшә ул. Сугыштан соңгы авыл авыр томыш - ачлык, мохтаҗлык белән каршылый фронтовикларны. Кайтуга җиң сызганып эшкә керешә Разия. Озак еллар фермада эшли ул. Бозаулар да карый, сыер да сава.
Фронтта югалган иренең кардәшләре Разияне Сәмигулла исемле туганнарына димлиләр. Ике балалары туа. Әмма гаилә тормышы барып чыкмый.
-Мәхәббәтсез яшә- дем гомер буе. Ялгыз тормыш итүләре бер дә җиңел түгел. Улым белән кызым бар - шуңа сөенеп туймыйм. Алар минем шатлыгым, терәк-таянычым,-ди Разия апа.
Күрше авылда яшәүче кызы Рушания һәм Казандагы улы Шәйхулла әниләре янына атналап кайтып торып, аны хөрмәтләп тәрбиялиләр.
-Безне аякка бастыру өчен әни икешәр урында эшләде. Фермада маллар да карый, конторада җыештыра да иде,-дип сөйли Рушания апа. -Ул беркайчан тик тормады. Иртән эшкә киткәнче икешәр йомгак җеп эрләп өлгерә иде. Әле 80 яшьтән узгач та сыер асрады, соңгы елларга кадәр бакчада эшләде. Хәзер дә тик торуны белми, эрли, бәйли.
Ур ы н д ы к л а р ы н а матур япмаларга кадәр үзе бәйләгән Разия апа. Сөбханалла, гомергә күзлек кимәгән, энәне дә үзе саплый икән.
-Хәрәкәт, эш кирәк кешегә. Балалар кайтмаган көннәрдә үзем мичкә дә ягам, ашарга да пешерәм, эшләгәч тәннәр язылып китә. Гомер буе таңнан аяк өстендә булдым, күп йоклауны өнәмәдем. Йокы симертергә яраткан кеше озак яшәми ул,- дип тә өсти ветеран әби.
Югары Әлморзаның ак әбисе ул
- Разия апа, нә- селегездә сезнең кебек озын гомерлеләр бармы?
- Әти 89 га кадәр яшәде, әни 90 да гүр иясе булды. Ә әтинең үги әнисе 107 яшькә җитте,- дип шаккатыра Разия апабыз.
Әйтүенчә, үзенең гомергә ашказаны авырткан. "Табиблар авыр күтәргәннән диделәр", ди. Ә башкача хастаханәгә мөрәҗәгать иткәне булмаган.
- Әни ашауга бик сак булды. Гел аз-азлап кына ашады, итне күп кулланмады. Күбрәк сөт- катыкка өстенлек бирде, - ди кызы.
- Даруларны да күп эчмәскә кирәк, ул файдага түгел,-дип искәртеп куя әби үзе.
Фронтта булып, дөнья гизеп кайткан Разия апа тормышта да кыю, гадел булган, сүзен кистереп әйтә белгән. Эшчәнлеге, тырышлыгы өчен дә авыл халкы ихтирам итә аны. Тальянда уйнарга, җырларга яраткан. Клубтагы кичәләргә, бәйрәм- мәҗлесләргә гармун уйнарга дип махсус килеп ала булганнар.
Разия апа күптәннән инде ураза тота, биш вакыт намазын калдырмый.
-Намазга баскан саен илгә-көнгә тынычлык телим. Без ниләр генә күрмәдек, яшьләр иминлектә яшәсеннәр иде. Безне караган-хөрмәтләгән өчен хөкүмәткә мең-мең рәхмәт, - ди.
Ветеран әби безне:
- Райондагы бар кешегә миннән сәлам әйтегез, изге теләкләремне юллагыз,- дип озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев