Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Чаллы җирлеге җыены: “Тормыш яхшы, тик балалар аз туа”. Фото

    Иске Чаллыда узган ел 1 километр 600 метр озынлыктагы таш юл салынды. Авыл халкының күптәнге хыялы чынга ашты. Иске Чаллы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында халык бу эшне башкаруда ярдәм иткән өчен район җитәкчелегенә һәм “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенә рәхмәтен җиткерде.

    Фоторепортаж

    Җирлек башлыгы Муса Исхаков чыгышыннан күренгәнчә, өч авылда бер ел эчендә халык саны 10 кешегә кимегән – 2 бала туган, 12 кеше бакыйлыкка күчкән. Балалар аз булу сәбәпле, Яңа Чаллыда мәктәп тә, бакча да ябыл-ган. Дөрес, алар эшләрен “вакытлыча ябылды” дигән тамга астында туктаткан. Балалар саны артса, бакчасы да, мәктәбе дә янә эшли башлар. Әлегә исә балалар Иске Чаллы мәктәбенә һәм бакчасына йөриләр. Хәзер Иске Чаллы мәктәбендә 36 бала белем ала, 6 сабый бакчада тәрбияләнә. Мәктәп директоры Фәнис Хаҗипов ике авылда да ата-аналар алдында уку йортының торышы, эшләре хакында чыгыш ясады. Мәктәптә узган ел шактый гына ремонт, яңарту эшләре башкарылган, күп җиһазлар сатып алынган. Укучы балаларны сыйфатлы, витаминлы тукландыру өчен мәктәп яны бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
    Бу җирлектә яшәүчеләр мал-туарны элек-электән күп асрыйлар. Әйтик, өч авылда 372 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 179 ы савым сыерлары. Шәхси хуҗалыкларда шулай ук 400 гә якын сарык, 11 баш ат асрала. Сөт сатудан авыл халкы 9 миллион сумнан артык акча алган. Уртача бер сыер сөт белән хуҗаларына 50 мең сум керем китергән дигән сүз.
    Җирлектә дүрт кече ферма эшләп килә. Гали Хәйдәров, Айнур Вәлиәхмәтов, Надыйр Вәлиәхмәтов, Фердинат Гатауллин, дәүләт ярдәме белән абзарлар төзеп, үз хуҗалыкларында маллар санын арттыра алганнар. Быел Ришат Гарипов, Рамил Вәлиәхмәтов та кече ферма төзү буенча субсидия алуга документлар җыя башлаганнар.
    Бибай Чаллысында Фәннүр Вәлиәхмәтов исә дәүләт ярдәме белән 24 баш савым сыеры асрарлык гаилә фермасы төзегән. Фидаил Гатауллин 50 баш терлеккә исәпләнгән ферма салган. Аның такта яру, стена блок-лары җитештерү цехлары да эшли.
    Бу як авыллар халкы эшсезлектән тилмерми. Узган ел Чаллы терлекчелек комплексы янә эшли башлады. Хәзер анда 900 баш сыер асрала. Бибай Чаллысында исә сөтчелек фермасы эшләп китте. Анда 12 кеше хезмәт куя. Әлеге фермада 268 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 100 е савым сыерлары.
    Җирлектә  дүрт су башнясы бар. Мондагы авылларда озак еллар җәй әйләнәсе су булмау проблемасы яшәде. Инде әлеге мәсьәлә хәл ителгән. Иске Чаллыда яңа башня куелган. Бибай Чаллысындагы ике башняга да ремонт ясалган.
    Алдагы елларда үткән җыеннарда халык авылларда күлләрне чистарту мәсьәләсен күтәргән иде. Былтыр якташлары Әнвәр Мәрдиев  җитәкчелегендәге “ПМК-Мелиорация” предприятиесе ярдәме белән өч авылда да күл, буалар ремонтланган. Быел исә Яңа Чаллы плотинасын республика программасы нигезендә төзекләндерү планлаштырыла.
    Җирлекнең өч авылында да чүп-чар түгелә торган урыннар трактор белән төрттереп, тәртиптә тотылган. Әмма быелдан чүплек урыннары ябыла. Авылларга көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар сатып ала башлаганнар. Билгеле, чүп-чарны алып китү һәм утильләштерү оешмасы хезмәте өчен түләү дә каралачак. Әлеге түләү авыл җирендәге һәр кешедән айга 78 сум 5 тиен була.
    Яңа Чаллы халкы авыл көннәре үткәрүне сорады. Быелдан башлап авылда мондый бәйрәм уздырылачак, дип ышандырды җирлек башлыгы Муса Исхаков.
    Яңа Чаллы халкының үзәгенә үткән тагын бер проблема бар икән –     биредә урам тулы каз йөри. Каз асраучыларга кошларны сулыкларга, үзәнлеккә төшерергә киңәш ителде.
    Җирлек Казанда үткәрелгән ярминкәләрдә актив катнашты. Хамис Хаҗипов, Айнур Вәлиәхмәтов, Мурат Гибадуллин, Тәлгать Бәдретдинов үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы товарларын сатып гаилә бюджетларын да шактый гына тулыландыра алганнар.
    Яңа Чаллыда Рузалия Бәдретдинова район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать итеп:
    –Безнең авылда модульле фельдшер-акушерлык пункты кайчан төзелер икән?–дип сорады.
    –Быел модульле ФАПны Югары Әлморзада төзү күздә тотыла. Ә сезгә аны киләсе  2020 ел планына кертергә ниятләп торабыз. Төзелеш эшләре инде быел ук башланырга мөмкин,–дип җавап бирде башлык.
    Иске Чаллыда урамда үсүче карт тирәк агачларын кисүне сорадылар. Җирлек башлыгы моны кичекмәстән эшләргә ышандырды. Яңа Чаллы урамына юл салуны кирәксенәләр, аны үзара салым хисабына эшләргә килешенде.
    Александр Никошин җирлек авылларында балаларның аз булуына борчылуын белдерде.
    –Хәзер сезнең якларда әйбәт юллар, авылларда яшәү шартлары елдан-ел яхшыра бара. Яшьләр авылда күбрәк калсын иде. Күп терлек асрап, әти-әниләре һөнәр-шөгыльләрен дәвам итәргә теләк белдереп читтән кайткан балаларыгызга тора-бара  дәүләт ярдәме белән өйләр дә төзетер идек,–диде Александр Федорович.
    Җыенда шулай ук күп сөт сатучы гаиләләргә бүләкләр тапшырылды.

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: