Түбән Колчурино авылында мәктәп һәм бакча берьюлы төзелә
Түбән Колчурино авылы балалары быел Белем көнен яңа мәктәпләрендә каршы алачаклар.
Бу көннәрдә 25 укучыга исәпләнгән мәктәптә һәм 25 урынлы балалар бакчасының берләштерелгән бинасында төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә.
Түбән Колчурино мәктәбе бу көннәргә кадәр районда иң иске биналарның берсендә балаларга белем бирде. Әлеге мәктәп 1910 елда нарат агачларыннан төзелгән. Аның түшәмнәре биек, бина да горур булып басып тора әле. Әмма хәзерге заман таләпләренә җавап бирә алмый. Әйтик, балаларны тукландыру җайлаштырылган бинада оештырылды.
Мәктәп өчен яңа бина урынын авыл кырыенда сайлаганнар. Монда уку йорты бакчасы, спорт, уен мәйданчыгы өчен дә мәйдан иркен.
Төзелеш эшләрен “СМ-Строй Инвест” җәмгыяте башкара. Алар республикада бик күп мәктәпләр, хастаханә, башка социаль корылмалар төзегән җитди коллектив. Җәмгыять биредә төзелеш эшләренә узган ел ахырында кереште. Бинаны инде июнь урталарына өлгертергә дә җыеналар.
Корылманың баш прорабы Евгений Марьин әйтүенә караганда, төзелеш эшләре иртәрәк төгәлләнәчәк: мәктәп җиһазлары урнаштырырга да вакыт җитәрлек кала. Шул ук интерактив такталар, башка электрон җиһазларны, ашханәдәге пешерү, төрле цехлардагы җайланмаларны иркенләп урнаштырырга була.
Мәктәптә зур гына актлар залы бар. Тора-бара башлангыч сыйныфта укучылар белән бу залда физкультура дәресләре дә үткәрергә мөмкин булачак. Ә баш прораб Евгений Марьин: “Мәктәпнең ишек алдында да төрле спорт җиһазлары урнаштырылачак, ярыш мәйданчыгы булачак”, – ди. Шулай ук биредә алма, яшелчә бакчасы, ял итү зонасы булдыру каралган. Кече футбол мәйданчыгы төзеләчәк. Ә балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен өсте ябулы беседкалар, таганнар, төрле уен җиһазлары урнаштырылачак.
Ашханә өлеше дә биредә иң заманча җайланмалар белән соңгы таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнә. Балык, ит, яшелчә цехлары – һәркайсы аерым булачак.
Балаларның уен, йокы залларында идәннәре җылытылган.
Бинаның эчке ягында бизәү эшләре башкарыла. Тирә-юнендә тротуарлар, асфальтлы мәйданчыклар ясау эшләре алып барыла. Бинага су, җылылык, канализация тоташкан.
Төзелеш оешмасы мастеры Динар Әбүбәкеров белән мәктәп, балалар бакчасы бүлмәләрен йөреп чыктык. Бар җирдә дә эш кайный. Төзүче егетләр буяу, шомарту, яктырткычлар кую белән мәшгульләр.
Евгений Марьин төзелеш эшләрендә аларга район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесенең инфракструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев һәрдаим ярдәмгә килүләрен бик уңай бәяләде. “Шулай бергәләп тырышсак, балаларга яңа уку елына мәктәп тә, бакча да бик сыйфатлы итеп төзелеп тапшырылыр”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев