Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ростов” вокаль-инструменталь төркеме чыгыш ясады

21 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт булды. Зал тулы тамашачылар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, районыбызда эшләүче "Йолдыз" (Юхмачы), "ОРКЕСТР" (Базарлы Матак), "Патриот" (Базарлы Матак) хәрби-патриотик клубларында шөгыльләнүче укучылар бар иде. Тамашага җыелган халыкны Ватанны саклаучылар көне һәм илебез армиясе төзелүнең 100 еллыгы белән район башлыгы...

21 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт булды.

Зал тулы тамашачылар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, районыбызда эшләүче "Йолдыз" (Юхмачы), "ОРКЕСТР" (Базарлы Матак), "Патриот" (Базарлы Матак) хәрби-патриотик клубларында шөгыльләнүче укучылар бар иде.

Тамашага җыелган халыкны Ватанны саклаучылар көне һәм илебез армиясе төзелүнең 100 еллыгы белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул күгебезнең һәрчак аяз булуын, дәүләтебездә иминлек хөкем сөрүен теләде. Кичәгә Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән күп кунаклар килгән иде. Дмитровград шәһәренең "Боевое братство" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әсхәт Юсупов, Россия һәм Россия һәм БДБ илләренең десантчылар берлеге җитәкчесе Александр Кабанов та әлкилеләргә җылы бәйрәм котлауларын җиткерделәр. Аннан Әсхәт Юсупов район башлыгы Александр Никошинга, район благочинные Андрей Зиньковка, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасының район бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдиновка, Юхмачы мәктәбендә эшләүче "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Андрей Романовка "Совет Армиясенә 100 ел" истәлек медален тапшырды.

Ә Рөстәм Шәйхетдинов кунакларга милли бизәкле түбәтәйләр һәм шушы арада басылып чыккан "Вакыт безне сайлады" дигән китапны бүләк итте.

"Әфганнан Чечняга чаклы" ансамбле берничә җыр белән чыгыш ясагач, сәхнәгә "Ростов" вокаль-инструменталь ансамбле чыкты. Атаклы "Голубые береты" төркемен оештыручыларның берсе, аның элекке башкаручысы (экс-участник) Олег Гонцов һәм "Каскад" төркеменең элекке башкаручысы Асватур Сагирян җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Байтак җырларны зал аягүрә басып тыңлады. Сугышчан боерык үтәп ут эченә кергән, хәрби бурычларын намус белән үтәгән, байтагы яу кырында ятып калган егетләребез, аларның батырлыгы һәм әрнүле югалтулар, сугышның коточкыч чынбарлыгы турындагы җырлар, үзе дә Әфган сугышы ветераны Олег Гонцовның гыйбрәтле хикәяләре залны уйландырды, тетрәндерде, ә укучылар һәм яшьләр өчен үзенә күрә батырлык дәресе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев