Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”
Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.
Соңгысы – хезмәт дигәне әлеге йортның нигезе: биредә яшәүче һәркем чын мәгънәсендә эш сөючән.
...Без Түбән Салман авылында. Күп балалы Вәлит һәм Равилә Мәҗитовларның өе ерактан ук балкып, үзенә чакырып тора төсле. Май чүлмәген тышыннан белеп була, диләрме әле? Мәҗитовларның капкасын ачып йортларына аяк атлау белән үк биредә уңган, чисталык яратучы, тәртипле гаилә яшәгәнен аңлыйсың. Ишек алдында нәниләр өчен тулы бер уен мәйданчыгы булдырылган: таганы да, кулдан ясалган уенчыклар да, җәйге беседка да бар. Шунда ук шашлык кыздыру өчен тимердән матур итеп эшләнгән мангал куелган.
Күп балалы ата-ана буларак, Равилә белән Вәлиткә өй төзүдә дәүләт ярдәм иткән. Ә өйгә өстәп иркен веранда һәм мунчаны үз көчләре белән төзеп куйганнар. Элек яшәгән өйләре дә янәшәдә генә, анда да тормыш кайнап тора. Чөнки бу гаилә бар нәрсәне күпләп үстерә, асрый, җитештерә...
Тормыш ярын Төмәннән тапкан
Салман мәктәбен тәмамлагач, Равилә Казанга китеп пешекче һөнәренә укырга керә. Училищены тәмамлагач, яшьләр отряды составында Төмән өлкәсенә китеп бара. Анда Равиләне бәхете көткән икән – кызга шушы төбәктә туып үскән Вәлит исемле егет күз сала. Ярты еллап дуслашып йөргәч, алар өйләнешәләр. Озак та үтми, Вәлитне хәрби хезмәткә алалар. Ире Ватан алдында изге бурычын үтәгәндә, Равилә беренче кызлары Фәридәне дөньяга китерә. Вәлит ике ел хезмәт итеп кайткан җиргә аны яшь ярымлык кызы белән каршы ала хатыны.
Ир төзелештә эшли, Равилә ашханәдә хезмәт куя. Аннан дөньяга икенче кызлары Вәлия аваз сала.
Туган җир тартуы
Себер ягында өч-дүрт еллап яшәгәннән соң Равилә ирен Татарстанга, үзе туып үскән якларга кайтырга күндерә. Шулай итеп ике балалы яшь гаилә, моңарчы туплап өлгергән мал-мөлкәтен калдырып диярлек, Түбән Салманга кайтып төшә. Башта Равиләнең әти-әнисе белән бергә яшиләр, “Хлебодаровка” совхозына эшкә урнашалар. Терлекчелектә гел макталып хезмәт куйган яшьләргә совхоз Анино Салман авылында өй төзеп бирә. Әмма соңрак Мәҗитовлар Равиләнең туган авылына кире кайталар, шунда бөтенләйгә төпләнәләр. Икесе дә терлекчелектә эшлиләр.
Гаиләнең үткәннәре турындагы хатирәләрне без Равилә белән аларның иркен, зур өйләрендә яңартып утырдык. Кунакка уллары Илмир дә кайткан иде, аны әтисе нидер эшләргә дип йортка алып чыгып китте.
–Терлекчелек тармагында эшләү ансат түгел. Ташлыйсы килгән вакытларыгыз булдымы?–дип сорадым хуҗабикәдән. Ә ул болай диде:
–Әйе шул, хезмәте авыр иде, әмма без яшьләр идек бит. Анино Салмандагы биш корпус маллар белән туп-тулы иде. Хезмәттәшләребез дә үзебез кебек үк көчләре тулып торган яшьләр. Бергә эшлибез, аралашабыз, кирәк чакта бер-беребезгә булышабыз да. Малларны тырышып тәрбияләдек, яратып карадык. кызганыч, хәзер ул чактагы терлек абзарларының эзе дә калмады.
Әйтүемчә, Вәлит тә гомер буе терлекче булып эшләгән. Ә Равилә, 30 еллап маллар карагач, җирле җитәкчеләр үтенечен тыңлап авылдагы кибеттә сатучы булып эшләгән, бу хезмәтне 15 ел башкарган.
Һәр сабый үз ризыгы белән туа
Равиләне тыңлыйм да, аңа сокланып куям: авылга күченеп кайткач, ике бала өстенә ир белән хатын тагын алты балага гомер бирәләр. Һәм шул ук вакытта берсе совхозда, икенчесе кибеттә эшләрен бер дә калдырмый башкарганнар.
–Ул балаларны ничек карап өлгердегез соң?–дип аптырап сорыйм мин.
–Бер авылда булгач, әти белән әни булыштылар безгә. Әмма балалар үзләре дә мөстәкыйль булдылар, олыраклары кечкенәләрен караштылар. Авылыбызда балалар бакчасы юк бит, аның хәтта мәктәбе дә башлангыч кына иде. Улларыбыз-кызларыбыз 10-11 яшьтән Салмандагы мәктәпкә җәяү йөреп укыдылар,–дип җавап бирде Равилә.
–Әйтергә генә ансат, сигез бала үстергәнсез! Мөгаен, төрле чагыгыз булгандыр, әйтик, мохтаҗлык кичергән вакытлар...
–Без гомергә терлекне күп итеп асрадык. Шуның өстенә бәрәңге, башка төр яшелчәләрне мулдан утырта идек. Авылда эшләргә иренмәсәң, тамагың да тук була, кесәң дә бушамый. Балаларыбызга сарык йоныннан бәйләгән оекбашлар кидереп үстердем, аякларыннан кыш буе киез итекләр төшмәде. Шөкер, сау-сәламәт, тәүфиклы булып үстеләр ул-кызларыбыз. Малайлар тәмәке тартмадылар, үсеп җиткәч аракыны авызларына алмадылар,–дип сөенеп тә, горурланып та җавап бирде Равилә һәм болай дип дәвам итте:
–Әнием Таһирә, әтием Галимҗан бик уңган кешеләр иде. Әти үлгәнгә ун ай гына әле. Гомере буе гел хезмәттә булды инде мескенем. Әни безнең урамда, берничә йорт аша гына яши. Үзебезгә чакырабыз да, кызым, нигеземне таратмыйм инде, дип ризалашмый әле. Аңа да 86 яшь инде. Барып өен җыештырам, керләрен уам, ашатам... Балаларыбызны аякка бастырганда ул безгә бик нык ярдәм итте. Әти-әни туган бер балабызга сөенделәр, һәр сабый үз ризыгы, үз бәхете белән туа, дип шатлыгыбызны уртаклаша иделәр.
Тәва кошлары гына юк
Хуҗалыкларында Мәҗи-товлар алты савым сыеры, сигез баш үгез, тана асрыйлар. Шуның өстенә атлары да, әллә ничә баш сарыклары да бар. Йорттагы мал-туарны, кош-кортны безгә Вәлит күрсәтте. Сыерларны һәм үгез-таналарны өйләре каршына бәйләп куйганнар – яңа чыккан яшеллекне чемченә терлекләр. Тотып алынган урында алты кечкенә бозау бар. Вәлитне күрүгә җанланып киттеләр, сикергәли үк башладылар. Кояшка каратып ясалган ояларда 50 баш бройлер чеби үсә. Бер тәүлеклек чебешләрне ике ай элек алган булганнар. Кошлар инде шактый зурлар. Янәшә ояда 25 күркә чебеше. Шушы көннәрдә 50 баш каз бәбкәсе алып кайтырга җыеналар. Әллә ничә ояда куяннар үрчи, баш саннары йөзгә якынлаша. Хәер, аларның күпме булуларын Вәлит үзе дә төгәл белми.
–Шулкадәр мал-туарга, кош-кортка азыкны ничек табып бетерәсез?–дидем аптырап. –Печән өстендә балалар кайтып булыша. Алар МТЗ тракторы алып бирделәр, үлән чабырга мотоблок, чапкычлар бар. Атка тагып эшли торган печән җыйгычны үзем әмәлләдем, бик җайлы килеп чыкты,–ди Вәлит.
Әйе, аның кулыннан килмәгән эш юк, тимер-томыр белән дә оста эш итә. Йортында нинди генә җайланма юк! Әйтик, тегермәнгә бөртек бирү автоматлаштырылган, янында басып торасы түгел. Малларга, кошларга азык пешерә торган мичне дә оста, җайлы һәм матур итеп ясап куйган Вәлит. Кибетнекеннән аера алмассың. Гаражында УАЗ машинасы да бар. Аны авылларда сөт җыйганда сатып алган булган. Хәзер кирәге дә юк икән инде, чөнки анда-монда бару өчен өр-яңа “Лада“сы басып тора.
–УАЗның бөтен җирен яңартып, төзәтеп куйдым. сатып җибәрергә кызганып торам хәзер,–ди Вәлит, машинасын сыйпап.
“Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”
Бу йортта йокыдан бик иртә уяналар. Җәй айларында Равилә таң беленә башлауга ук, ә ул сәгать икеләр була инде, йокысыннан торып сыерлар сава. Саву аппаратлары ватылган икән әле, шунлыктан алты сыерны кул белән саварга туры килә. Аппаратка запас частьләрне бу көннәрдә кайтарырга тиешләр икән.
Яңа савылган сөтне иртәнге сәгатьләрдән шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы Руслан Некрасов капка төбеннән алып китә. Мәҗитовлар өчен уңайлы да, отышлы да: узган айда Руслан сөтнең һәр литры өчен 25 сумнан исәп-хисап ясаган. Башка елларда җәй җиткәндә сөт бәясе бик түбән тәгәри булган, быел әле бәя канәгатьләнерлек.
Симертүдәге үгезләрне, куяннарны, кош-кортларны ничек урнаштырып бетерүләре хакында да сораштым.
–Берсен дә сатканыбыз юк, үзебез кулланабыз, балаларга җибәрәбез. Гомер-гомергә бит шәһәрдә яшәүче туганнарга авылдан бәрәңге, ит, йомырка төяп озатканнар. Менә без дә шулай яшибез,–дип җавап бирде миңа Равилә.
–Ул-кызларыбыз, килен-кияүләребез үзләре дә бик ярдәмчелләр, һәр кайтуларында күчтәнәчне күп итеп алып кайталар. Йорт һәм бакча эшләрендә дә булышалар,–дип өсти сигез бала анасы.
–Сезне шулай ял иттереп китәләрдер,–дим.
–Ял итүнең нәрсә икәнен дә белмибез. Җәен эш тагын да күбрәк, йортныкына бакчадагысы өстәлә. Ике йөз төп помидор, күп итеп кыяр, борыч, суган, кишер, чөгендер, кәбестә үстерәбез. Җиләк-җимешнең дә бөтен төрлесе бар. Алар өлгерә башлагач, кайсын тозлап, касын кайнатып кышкылыкка запас ясыйбыз. Безнең бит оныкларыбыз гына да ундүртәү! Кайткан саен бакча җимеше белән сыйлыйсыбыз килә үзләрен,–дип елмая Равилә. Аның әйтүенчә, авылда яшәп, мал-туар асрамый гына көн күрүчеләрне аңламый. “Кибетнеке үзең сауган сөткә җитәме инде?!“–дип аптырый ул.
Алар булганда авыл бетмәс
Түбән Салман элек зур авыл булган, мәчетләрендә азан яңгыраган, мәктәп, клуб, кибетләр эшләп торган. Хәзер боларның берсе дә юк инде. Ә бит заманында авылның 30-40 баласы, кыр казлары кебек тезелешеп, Салман мәктәбенә укырга йөри булганнар. Хәзер мәктәпкә Мәҗитовларның төпчек кызлары Гүзәлне автобус белән алып китәләр.
Авылның ун йортында гына кеше яши, барысы да олы яшьтәгеләр. Терлекләрне Мәҗитовлар гаиләсе генә асрый.
–Авылда яшәп калганыбызга үкенгәнегез булмадымы?–дип сорадым хуҗалардан.
Равилә болай диде:
–Ризыгыбыз шунда булган. Шөкер, балаларны исән-сау үстереп башлы-күзле иттек. Барысының да гаиләләре бар, өйләре, фатирлары. Боларны үз көчләре белән булдырдылар, шуңа сөенәбез.
Ә Вәлит өстәп куя:
–Авыл тормышына тиз өйрәндем. Эш фронты киң, хезмәт куй да, рәхәтләнеп яшә генә.
Шушы эшчән, бердәм гаилә белән танышкач, тормыштан яңа мәгънә тапкандай булдым. һәм сөенеп куйдым: ярый әле авылларыбызны саклап калырлык һәм яшәтерлек шундый уңганнар бар дөньяда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев