Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хузангай”да яңа культура – люпин үстерелә башлады

“Хузангай” җәмгыятендә ел дәвамында ярма культураларын эшкәртеп, аларны савытларга тутырып, сәүдә нокталарына озаталар.

 
Җәмгыять үстергән ярмаларны халык яратып сатып ала. Шуңа да аны елдан–ел күбрәк җитештерергә тырышалар.
“Хузангай”да карабодай быел 815 гектарда үстерелде. Аны бик вакытлы җыеп алып саклауга куйдылар. Карабодайның һәр гектарыннан 21әр центнер уңыш суктырып алынды. Складларга 1681 тонна карабодай керде. Яңа уңыштан ярма җитештерә дә башладылар инде.
Тарыны исә биредә 120 гектарда үстергәннәр иде. Аның уңышы да куанырлык булды: һәр гектарыннан 38 әр центнер чыкты. Складларга 770 тонна әлеге ярма чималы керде.
Быел хузангайлылар борчакны да күп үстерделәр. Әлеге кузаклы культураның һәр гектары 21 әр центнер уңыш бирде.
Моннан тыш, “Хузангай”да безнең өчен яңа культура – люпин үстерелә башлады. Ул кузаклы культура, борчак сымак, тик бераз җәйпәк. Люпин аксымга бай, маллар азыгын баету өчен бик отышлы культура. Биредә люпинны 1341 гектарда үстерделәр, уңышы һәр гектардан 24 әр центнер чыкты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев