Яңа Алпарда яшәүче Гатауллина Наҗия әнисенең үз куллары белән эшләгән табын әйләнмәләрен кадерләп саклый
Шәһәр-авыллардагы һәр татар гаиләсендә дә буыннан буынга тапшырылып барырлык истәлекле борынгы әйбер сакланадыр.
Бүгенге көндә без бар кирәкле әйберне кибетләрдән сатып алсак, кайчандыр һәрнәрсә кулдан ясалган, күп көч таләп иткән. Шуңадыр да кечкенә генә кулъяулыкның да китап язарлык зур тарихы бар. Кызлар да кияүгә чыгар алдыннан үзләренә шулай бирнә әзерләгән. Аларның уңганлыгы бирнәдәге сөлге-тастымалларның күплеге, матурлыгы белән бәяләнгән.
Минем Яңа Алпарда яшәп, 88 яшен тутырып килүче әнием Гатауллина Наҗия дә әнисенең – дәү әнием Әһлиуллина Рәбиганың үз куллары белән эшләгән табын әйләнмәләрен кадерләп саклый. Дәү әнием кул эшенә бик оста, уңган, җитез кеше булган. Ул өстәл эскәтерләре дә, сөлгеләр дә, иске киемнәрдән намазлыклар да суккан. 8 бала: дүрт кыз, дүрт малай табып үстергән дәү әниемә балаларын аякка бастырырга, аларның өс-башларын хәстәрләргә, хәтта тукыма да сатып алу мөмкинлеге булмаган заманда өйне дә бизәргә кирәк була шул. Билгеле, ул чорда тормыш кул көченә нигезләнгән, һәр гаилә хәленнән килгәнчә бар эшне дә үзе башкарырга тырышкан. Шулай да билгеле бер эшнең осталары булган. Дәү әнием тукыган тастымалларны кулга алгач, аның эшләнмәләрне аеруча зур осталык белән башкаруына тагын бер инанасың.
- Табын әйләнмәләрен әнием төсе итеп саклыйм. Чөнки шул сөлгеләрдә аның кул җылысы сакланган бит. Аларны туку өчен, никадәр күп көч, белем соралуын да мин яхшы беләм. Чөнки мин ул авыр эш барышының шаһиты идем. Безнең өйдә туку җайланмасы тәрәзә янында озак еллар җиһаз булып торды. Мин олы кызы булганга, әнинең төп ярдәмчесе идем. Киләп салу, киләп чорнау, шүрлектә шүре өзелгән җепне оста итеп ялгау минем эш иде, - дип ерактагы хатирәләргә бирелде әнием.
Әниемнән табын әйләнмәсе турында сөйләткәндә, мин күптән онытылган, безнең буын инде аңлый алмаган сүзләрне ишеттем. Ул “шөлдермә”, “суса”, “шүре” дип сүз башлагач, боларның ни икәнлеген аңлау, туку җайланмасын күз алдына китерү өчен, кат-кат сорарга туры килде.
- Тукымалык җепне дә үзеңә әзерләргә, аннан аны төрле төсләргә манарга да кирәк бит әле. Моның өчен буяу әзерләүчеләрдән буяу сатып алып, җепләрне кайнаталар. Аннары киләп әзерләнә, киләпне башта йомгак итеп, аннары шүрегә чорныйсың, - дип, сүзен дәвам итте әнием. – Әлеге эш исәпли белү осталыгын да тәләп итә. Дөрес итеп үлчәмнәр ала белергә дә кирәк. Саный белмәсәң, эскәтер-тастымал тиешле зурлыкта килеп чыкмаячак.
Әнием сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, табын әйләнмәсен кулыма алгач, дәү әниемнең аны әзерләү өчен, нечкә генә җепне күпме тапкыр әйләндерүен күз алдыма китереп, янә уйга калдым. Борынгы эшләнмәләр нәкъ менә күп көч, вакыт сарыф итеп һәм күңел җылысын биреп әзерләгәнгә бик кадерле булуына тагын бер инандым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев