9 июль 2022 яңалыклары
-
Гөлнар Мәрдиева: "Безнең 12 фатирлы йортта өч куанычлы вакыйга булды"
Бүлмәне төрле төстәге шарлар белән бизәп, элек заманнардагы кебек сый-нигъмәт тезелгән озын өстәлләр артында күңел ачу белән үтә торган, шатлыктан күз яшьләре җемелдәгән, йолдызлы вакыйгалар ул.
-
Әлки районы җитәкчеләре мәчетләргә барып Корбан гаете белән котладылар
Буген , 9 июльдә районыбыздагы өч дистә мәчеттә дә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде, Коръән сурәләре яңгырады.
-
Телевизор экранының аскы ягында тапшырулар программасы нигә юкка чыкты?
Элек телевизор экранының аскы ягында тапшырулар программасын күрергә була иде. Хәзер ул каядыр юкка чыкты. Сәбәп нидә? Геннадий Корнеев, Базарлы Матак авылы.
-
Яңа Алпарда яшәүче Гатауллина Наҗия әнисенең үз куллары белән эшләгән табын әйләнмәләрен кадерләп саклый
Шәһәр-авыллардагы һәр татар гаиләсендә дә буыннан буынга тапшырылып барырлык истәлекле борынгы әйбер сакланадыр.
-
Базарлы Матак авылында Залаков исмендәге парк төзелде
Күпчелек авылдашлар инде күптән, Әнвәр Мәхмүт улы исеме белән рәсми рәвештә атаганга кадәр үк, район үзәгенең иң төзек урамнарының берсен, төгәлрәк әйткәндә, көнчыгыш өлештәге бар бистәне һәм “Сельхозхимия” берләшмәсенең элеккеге мәдәният йортының зур булмаган паркын нәкъ менә шулай атап йөртә иде инде.
-
Урта Әлки терлекчелек фермасындагы малларны кышлатуга сенаж салу әйбәт оештырылган
Урта Әлки - кечкенә авыл. Аның янәшәсендә ел дәвамында 1 мең баш үгезләр асрала торган симертү фермасы бар.
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин Корбан гаете белән тәбрикли
Хөрмәтле әлкилеләр, дин тотучы мөселман кардәшләр!