Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Гөлнар Мәрдиева: "Безнең 12 фатирлы йортта өч куанычлы вакыйга булды"

Бүлмәне төрле төстәге шарлар белән бизәп, элек заманнардагы кебек сый-нигъмәт тезелгән озын өстәлләр артында күңел ачу белән үтә торган, шатлыктан күз яшьләре җемелдәгән, йолдызлы вакыйгалар ул.

Мөгаен, аңлап алгансыздыр – хәрби хезмәттән безнең егетләребез, дөресрәк итеп әйткәндә, балалар кайта. Ата-ана өчен гомерләренең соңгы көннәренә кадәр алар бала булачак...


Беренче булып Марат Гатауллин кайткан. Ул үзен, гаиләсен, илен кулга корал тотып сакларга өйрәнеп, Ватан алдында бурычын үтәгән. Ул тагын да үсеп, ныгып кайткан. Аңарда хәрби ыспайлык күренеп тора.  Өстәвенә, каралып та киткән. Шулай булмый мөмкин дә түгел: чөнки алар бүлеге Краснодар краена җибәрелгән. 
Мөселман гореф-гадәтләренә ярашлы рәвештә, аның әти-әнисе Айрат һәм Чулпан әби-бабайлар җыеп, мәҗлес үткәргән, Коръән сүрәләрен укыткан. 
Икенче көнне, 28 июньдә, Петербургтагы хәрби физкультура институтын тәмамлап, Николай Балакирев кайткан. Әмма ул әти-әнисендә озак булмаячак: өлкән лейтенант ай ахырында Пермь шәһәренә яшь буынны хәрби хезмәткә өйрәтергә китәчәк. Аның әти-әнисе Валерий һәм Татьяна диплом бирү тантанасына барган. Егетләр ул көнне офицер исеменә лаек булган. Шулай итеп, алар кайтышка бәйрәмне ишегалдында күршеләр оештырган һәм җылы итеп каршы алган. 


6 июльдә йортыбыз белән Айдар Гыйниятуллинны каршы алдык. Хәрби егеткә кече сержант исеме бирелгән. Хирургия бүлегендә эшләүче аның әнисе Иркәгә ул хезмәт иткән бүлек җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты да килгән булган. Егет ерактан - Амур өлкәсеннән берничә көн кайткан.
Безнең йортта яшәүчеләр менә шулай, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып яши. Өч катлы йортта яшәү дәверендә барыбыз бергә бер гаиләгә әйләндек. Улларыбызны әле кичә генә хәрби хезмәткә озаттык төсле, ә бүген аларның уңышларын күреп, чын күңелдән сөенәбез.  Алга таба да шулай булсын. 

 


Гөлнар Мәрдиева, йорт буенча җаваплы кеше.
Базарлы Матак, Яңа урам, 2 нче йорт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев