Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Корбан гаете белән тәбрикли

Хөрмәтле әлкилеләр, дин тотучы мөселман кардәшләр!

 
Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете белән тәбриклим.
Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга иңдерә, борынгы тарихка, гореф-гадәтләргә  хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары да бу традицияләрне үти һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи пакьлеккә омтылуны күздә тота. 
Шушы изге көндә, догаларыбыз кабул була торган мизгелләрдә, күңелләребезне шәфкатьлелеккә, мәрхәмәтлелеккә юнәлтеп, һәммәбезгә дә Аллаһыга якынаерга насыйп булсын.
Корбан гаете һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын.  
Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәсен, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрдә татулык, йортларда  бәрәкәт, илебездә  иминлек хөкем сөрсен! 
Александр Никошин,
район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев