Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак авылында Залаков исмендәге парк төзелде

Күпчелек авылдашлар инде күптән, Әнвәр Мәхмүт улы исеме белән рәсми рәвештә атаганга кадәр үк, район үзәгенең иң төзек урамнарының берсен, төгәлрәк әйткәндә, көнчыгыш өлештәге бар бистәне һәм “Сельхозхимия” берләшмәсенең элеккеге мәдәният йортының зур булмаган паркын нәкъ менә шулай атап йөртә иде инде. 

 
Халык җитәкчене яратты һәм хөрмәт итте, аның бәясез хезмәтен онытмады. Берләшмә хезмәткәрләре парк мәйданын төзекләндерү эшләренә үзләре алына. 
-    Башта үсеп таралган куак һәм картайган агачлардан чистарту өчен, берничә тапкыр өмә үткәрдек. Аннары шунда парк ясауларын үтенеп, район җитәкчелегенә һәм “Татмелорация” җәмгыятенә мөрәҗәгать иттек, - ди “Сельхозхимия” берләшмәсенең профсоюз рәисе Фәүзия Гыймадиева. 
Тәкъдимне җитәкчеләр хуплый, шуңа да санаулы айлар эчендә, бар авыл халкын да шатландырып, яңа җәмәгатьчелек урыны булдырыла. Ул җыйнаклыгы, нык, сыйфатлы күптөрле җайланмалар куелуы һәм биек агачлар үсеп утыруы белән аерылып тора.  

 

Әнвәр Залаков исемендәге парк “Авылның аерым урыннарын комплекслы үстерү” федераль карары нигезендә төзелгән. Андагы эшләргә 2 миллион 800 мең сум акча тотылган. Моннан тыш, парк мәйданына җайланмалар куюда төп подрядчы булган “Татмелиорация” траст компаниясе зур өлеш керткән. Субподрядчик исә – “Яшел шәһәр” җәмгыяте. 


Паркның рәсми рәвештә ачылуын көтеп тормастан, шул җирлектәге балалар – зурлары да, кечерәкләре дә бирегә кереп уйный да башлаган. Эш шунда ки: парктагы җайланмалар төрле яшьтәге балаларны күздә тотып алынган. Мәктәпкә кадәрге яшьтәгеләр өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә таганнар бар. Һәр җайланмага да буй һәм авырлыкның әз һәм күп дигәндә, күпме булырга тиешлеге күрсәтелгән. Күпләрендә рөхсәт ителгән авырлык - 115 килограммга кадәр, димәк, аларда зурларга да шөгыльләнергә ярый дигән сүз. 
Таган, карусель, төрле спорт тренажерларыннан тыш, тирбәлүче эскәмияләр, таучыклар, турниклар, борыс һәм хәтта уенчык машиналар өчен күпкатлы парковка да бар. Кыскасы, заманча, гадәти булмаган һәм, һичшиксез, шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы җайланмалар урнаштырылган. 
Шунысы мөһим: әлеге ял итү урынында яшь үсентеләр дә, биек үскән калын кәүсәле өрәңге, юкә агачлары да бар. Карт агачларга эленгән сыерчык оялары да ял урынына нинидидер бер сихрилек өсти. 
Парк уртасында тимер рәшәткәләрдән гөмбәз эшләнгән, аның әйләнә-тирәсенә эскәмияләр урнаштырылган. Тирә-якта җәйрәп ятучы ямь-яшел газон да, таш юл кырыйларындагы төрле төстәге петуньялар да күзләрне иркәли. 
Альп таучыгы рәвешендәге сирәк очрый торган үсемлекләрдән чәчәклек тә бар. Иске гаражны да бизәп куярга онытмаганнар. Аның диварына таулы җирлек рәсеме төшерелгән. Һәрнәрсә бар нечкәлекләренә кадәр уйланылган, матур итеп, үрнәк булырлык, намус белән кешеләр өчен эшләнгән. Паркта булып кайтканнан соң, шундый нәтиҗәгә киләсең. “Вәгъдә иткәнне һәм әйткәнне эшең белән расла, тырышлыгың, үз үрнәгең белән, кешеләр ышанычын акла” дигән кагыйдә белән яшәүче җитәкче Әнвәр Мәхмүт улы да нәкъ менә шундый иде. Ул җиренә җиткереп башкарылган эшне генә хуплар иде. Парк та шуны истә тотып ясалган, күрәсең. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев