Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа машина алырга теләүчеләргә яхшы хәбәр

    yandex.ru Кризиска карамастан, яңа автомобиль сатып алырга теләүчеләр юк түгел. 1 апрельдән алар өчен ташламалы автокредитлау программасы эшли башлады. Тагын бер күңелле яңалык шунда, анда катнаша торган автомобильләр бәясе 700 000 сумнан 1 миллион сумга кадәр күтәрелде. Программада авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм коммерция автомобильләре катнаша. Программа шартлары...

    yandex.ru

    Кризиска карамастан, яңа автомобиль сатып алырга теләүчеләр юк түгел. 1 апрельдән алар өчен ташламалы автокредитлау программасы эшли башлады.


    Тагын бер күңелле яңалык шунда, анда катнаша торган автомобильләр бәясе 700 000 сумнан 1 миллион сумга кадәр күтәрелде. Программада авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган җиңел һәм коммерция автомобильләре катнаша.

    Программа шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: сатып алучы машина бәясенең кимендә 20 процентын алдан түли. Ә банк биргән кредит буенча ставка 15 проценттан артмый. Шулай ук кредит 36 айга кадәр срок белән бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: