Реклама
Яңа Салманда табиблык амбулаториясенең модульле яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Барлык рәсми документлары әзер булгач, биредә пациентларны кабул итә башлаячаклар.
Медицина учреждениесенең яңа бинасын ачу тантанасында күп кунаклар да катнашты.
Район башлыгы Александр Никошин әлеге шатлыклы вакыйгага җыелган халык алдында чыгыш ясап:
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров та салманлыларга йогышлы чирләр кагылмавын, авыл халкының сәламәт, актив тормыш белән яшәвен теләде. Ул шулай ук авылларда халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күп республика программалары эшләвен искәртеп үтте, аларның байтагында Әлки районының да катнашуын хуплады.
Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров та, авыл халкының шатлыгын уртаклашып, җылы теләкләрен җиткерде.
Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина сүз алгач исә:
Район башлыгы әлеге тәкъдимне бик урынлы дип тапты, абруйлы табиб Әнвәр Кәтиевнең исемен мәңгеләштерүдә ярдәм итәргә ышандырды.
Яңа Салман хастаханәсе белән Әнвәр Кәтиев 1977 елдан җитәкчелек итте. Районның бу як авыллары халкы тирән белемле, тәҗрибәле, киң күңелле докторга һәрчак рәхмәтле булып яшәде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен Әнвәр Мөгамбәр улы “Татарстанның атказанган табибы” исеменә лаек булды, “Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә җиңү яулады. Ни кызганыч, ул моннан өч ел элек арабыздан китеп барды.
Биредә яшәүче халык исеменнән пенсионер Зөләйха Мәхмүтова сүз алды:
Менә амбулатория ишегендәге ал тасма киселде. Әле буяу исләре килеп торган яңа бинага үтәбез. Ул бик иркен – монда табиб кабул итү бүлмәсе, хатын-кызларны, балаларны карау өчен аерым кабинетлар, процедура бүлмәсе җиһазланган. Санузел, салкын һәм кайнар су – һәммәсе бар. Бина электр белән җылытыла. Димәк, һәр яңа ягу сезоны башланганда газ җибәрү мәшәкате һәм чыгымнары булмый.
Яңа бина өлгерү тантанасында район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә чыгыш ясады. Алар чарага бәйрәм рухы өстәде, ямьле җырлары белән халыкның күңелен күтәрде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз