Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Йөзгә кызыллык килмәслек эшләдек”, ди Гарифулла Гайнуллин

    1970-1980нче еллар – районда юллар төзелеше, күперләр салу буенча гаять зур эшләр башкарылган чор. Бу вакытта район юл төзелеше участогы белән Гарифулла Гайнуллин җитәкчелек итә. Әлеге җаваплы вазыйфада 20 елдан артык эшли ул. Зур оештыру сәләтенә ия, булдыклы, тырыш бу белгеч һәм җитәкче – район үсешенә үз өлешен керткән якташларыбызның берсе. Без аның белән очрашып, хатирәләрне яңартып әңгәмә кордык.

    Әтисе турында

    –    Гарифулла Идиятович, биографиягездән күренгәнчә, сез Украинаның Донецк өлкәсендә тугансыз. Әти-әниләрегез шул якта яшәгәнме?
    –    Минем әти Идият Гайнатулла улы армиягә 1941 ел башында алына. Бөек Ватан сугышы башланып дүрт ай үткәч, каты бәрелешләр вакытында ул фашистларга әсирлеккә эләгә. Польшада  тоткынлыкта булганда берничә кеше концлагерьдан качып та китәләр. Бик күп михнәтләр чигәләр, әмма котылырга насыйп булмый, кабат гитлерчылар кулына эләгәләр. Совет гаскәрләре әтиләрне сугыш бетәр алдыннан азат итә. Әсирлектә бергә булган иптәшләре аңа Донецкида калып, күмер чыгаруда эшләргә тәкъдим итәләр. Әти шулай шахтер булып китә. Әнием Фахирә белән олы абыемны да үз янына ала. Мин дә Украина җирендә дөньяга килгәнмен. Шулай берничә ел яшәгәч, алар туган авылыбыз Татар Борнаена әйләнеп кайталар. Әти гомере буе терлекчелектә эшләде. Ферма мөдире, бүлекчә бригадиры булды.

    Солдаттан – җитәкчелек эшенә

    –    Сез урманчы профессиясенә укып, гомер буе юллар төзегәнсез. Ничек шулай килеп чыкты?

    –    Әти киңәшен тотып, мин Лубян урманчылык техникумына кердем. Аны тәмамлап, бер ел урманда эшләдем дә. 21 яшьтә генә мине армиягә алдылар. Анда инде мин кече офицерлар яшендә идем. Солдатка киткәнче белгечлек алуымны ачыклагач, хәрби төзүче итеп билгеләделәр. Башта штабка куеп эшләттеләр. “Мин хәрәкәт яратучан кеше, болай кабинетта утырып эшли алмыйм”, – дигәч, нормировка ясаучы итеп билгеләделәр. Хәрбиләрнең төзелештәге эш күләмен контрольдә тоту минем вазыйфа иде.  Бөтен Балтыйк буе гаскәрләрен йөреп чыгып, нормировщик хезмәтен башкардым. Соңрак төзелештә документлар белән эшләү өчен шәп тәҗрибә булды бу.

    Армиядән кайткач, юл оешмасына эш сорап бардым. Аннан мине, төзелеш эшләрен беләсең икән, дип, юл төзү һәм ремонтлау берләшмәсенә баш инженер итеп тәкъдим иттеләр. Раслану үткәндә Казандагы хуҗалар исә, хәрби хезмәт юлым белән танышкач, “Сез Әлкидә юл участогын җитәкләргә әзер кадр икәнсез”, – дип кулга боерык тоттырып җибәрделәр. Шулай итеп, шинельне дә салмаган килеш, Әлки җитештерү-юл участогы җитәкчесе булып куйдым.

    “Ә кайсы район юллы иде?!”

    –    Сез эшли башлаган 1970 елда юл төзелеше участогы базасы ни хәлдә иде соң?
    –    Аның ике-өч тракторы, шулкадәр үк ГАЗ-51 автомобильләре һәм бурадан конторасы бар иде. Көчле база түгел, билгеле. Әмма минем яшьлек дәрте ташып тора. Эшкә керешүгә, армия тәҗрибәсенә таянып, хезмәткә түләү документларын җайга салдым. Юл төзүчеләрнең эш хакы күтәрелде. Баштарак яшь җитәкчене бик өнәп бетермәүчеләр дә булды. Әмма әйткән сүземдә торуымны, ярып салып эшләгәнне күргәч, андыйлар да миңа ышана башлады.
    Ул елларда участокта 30лап кеше хезмәт куйды. Шулар белән кыш буе урман чыгарып материал туплый идек. Чөнки райондагы дистәләгән агач күперне яңарту, ремонтлау безнең өстә булды.
    –    Ул заманны күз алдына китерәм – район юлсызлыктан җәфаланган еллар бит...
    –    “Әлкидә юл юк иде”, дигән сүзләр минем ачуымны чыгара. Әйтегез әле, ул елларда республикада кайсы районда юл бар иде соң? Бөтен районнар бер тирә хәлдә булды. Бездә күтәрткән юл бары Базарлы Матактан Алексеевск районы чигенә кадәр иде. Районда бер чакрым асфальт юл да юк. Ул елларны ТАССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә җәен юл төзелеше буенча икеайлык игълан ителә иде. Ике ай буе колхоз-совхозлар күрсәтмә нигезендә үзләрендәге трактор һәм машиналарны безгә – участокка юллап эшләтергә тиеш булдылар. Район белән Нәҗиб Бакиров җитәкчелек итә башлагач юллар төзелеше бигрәк тә җанланып китте. Без ул чорда һәр елны дистәгә якын юнәлештә күтәрткән юл салдык. Балчыктан өеп, ком, бераз гравий түшәп ясалган мондый юллар безне баткаклыктан, көзге һәм язгы пычрактан арындыра башлады.

     

    Реклама

    Кешеләргә уңайлы булсын дип

    –    Юл төзелеше бит ул зур осталык сорый. Аның үз серләре, катлаулылыклары. Авыллардан килгән тракторчылар белән бу эшне башкару ансат булмагандыр?
    –    Әлбәттә, ферма тиресен төрттерүдән башканы күрмәгән бульдозерчылар  белән юл төзү бик авыр иде. Әле бит үзебезнең катогыбыз гына да юк иде. Әмма елдан-ел остара төштек, эш сыйфаты да, күләме дә артты. Авыллардан килеп эшләүче бульдозерчылар арасында  бик осталары бар иде. Кайберләренең исемнәре әле дә хәтердә: Иске Матактан Лычников, Мулланур Вахитовтан Рәүф абый, Ташбилгедән Ситдыйков, Чуаш Кичүеннән Кадыйр абый... Кадыйр абый С-100 тракторында бик оста эш итә иде, аңа бернинди өйрәтү кирәкмәде. Һәр көнне  дистәләгән тракторны эшкә туплап, аларны ягулык, чимал белән тәэмин итү, тукландыру, кундыру безнең өстә иде.
    Участок белән җитәкчелек итә башлауга мин аның техник базасын ныгытуны кайгырттым. Акрынлап бульдозер, грейдер, йөк машиналары кайта башлады. Предприятие территориясенә зур итеп җылы гараж төзедек. Коллектив та зурайды – 50-60 кеше эшли башлады.
    «Йөз кызармаслык эшләдек»

    –    Юл төзедеңме, аның бит әле күпере дә кирәк...
    –    Кайчагында, күперне безгә читтән килеп салдылар, дигәнне ишетергә туры килә. Әмма бу бик хак түгел. Күперне төзесәләр дә, аның баш-башына юл полотносы ясау, хәтта күперчеләрне материал белән тәэмин итү гомергә безнең участокка йөкләнде.  Без дистәләп күпер төзүдә катнаштык. Аларның гомуми озынлыгы 1,5 километрдан артык булыр иде.
    –    Гарифулла Идиятович, районда йөргәндә “бу юлларны без салдык бит”, дип горурланасызмы?
    –    Райондагы олы юлларның күпчелеге безнең чорда салынды шул. Кайвакыт шулай да була иде: юлга проект бер төрле ясала, ә мин аны башка юнәлешкәрәк борып җибәрәм. Бу, билгеле, кешеләргә уңайлы булсын өчен шулай эшләнде. Район җитәкчелеге белән дә “чәкешеп” алган чаклар булгалады. Сүктеләр, әмма үземчә эшләттем. Әйтик, Түбән Әлки янындагы трасса авылга терәлеп диярлек үтәргә тиеш иде. Аны читтәнрәк җибәрү минем әрсезлектән булды. Андагы Ата елгасы күперен дә башта үзебез төзедек. Тимер-бетоны соңрак салынды. Ә Түбән Кәчи янындагы юл документлар нигезендә авыл эченнән узарга тиеш иде. Мин аны хәзергечә, турыдан җибәрдем. Алпар ягына юл салганда Үргәгар авылы янындагы борылышлар барлыкка килде. Туры юл салырга халыкның бәрәңге бакчалары комачаулады. Район җитәкчеләренең дә юлны туры итү өчен  тырышлыклары җитеп бетмәде. Үзем дә, тизрәк төзеп бетерик, дидем. Шулай бормалырак юл салынды.
    Алпарда исә бер елны без юл төзибез, икенче оешма мәктәп сала. Мәктәпне бераз эчкәрәк салсалар, ул юллар да туры чыккан булыр иде. Ә гомумән алганда, шөкер, бу юллардан йөргәндә биткә кызыллык килерлек нәрсә юк. Барлы-юклы техника белән шундый күләмле эш башкарылды, дип горурлык белән уйлап куям шул.

     

    Яңалыкка омтылдым

    –    Ике дистә елдан артык юл төзүче зур коллективны җитәкләгәнсез, ә үзегез КПСС әгъзасы булмагансыз. Ул чорда  яшәүчеләр хәтерли – коммунист булмый торып җитәкче вазыйфасына куймыйлар иде.
    –    Мин армиягә киткәндә комсомол да түгел идем. Ул чактагы хәрби комиссар: “Мин сине ВЛКСМга кермичә солдатка алмыйм”, дип тирги. “Алайса эшләвемне дәвам итәрмен”, дим. Комсомолга төркем белән кертүләрне бер дә ошатмый идем. Коммунистлар партиясенә керергә дә нык кыстадылар. Әмма никтер күңел тартмады. Ул чакта партия өстәл сугып эшләтә иде бит. Ә миңа партиясез булу бераз буйсынмыйча, мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек биргәндер әле.
    Мин юллар төзелешендә гел яңалыкка омтылдым, үзлектән укыдым, курсларда белемемне күтәрдем. Мәскәүдә укуларда булдым, илнең төрле төбәкләреннән килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклаштым. Яңа алымнарны эштә һаман кулланырга тырыша идем.
    –    Юл төзелешендә бик күп чимал кирәк. Гравийны, вак ташны тау-тау ташырга каян йөк машиналары табып бетердегез?
    –    Районда автопредприятие булмау безгә эштә шактый кыенлык тудырды. Мин төзелеш материалларын күбрәк Казан автобазалары аша ташыттым. Хәер, бездә әле аның асфальт заводы да юк иде. Мин бу заводны җитештерә торган предприятиегә барып, читкә китәргә тиешлесен үзебезгә юллап алып кайттым. Бу асфальт заводы районга озак еллар хезмәт итте. Аны эшләтеп җибәргәндә ул чактагы оператор Әсхәт Шәрапов ( хәзер Базарлы Матактагы Актай мәчете имамы) зур осталык күрсәткән иде.
    Шулай итеп, 1984 елны районда үзебез җитештергән асфальттан нык юллар салына башлады. Беренче асфальт юл Базарлы Матак-Алексеевск юнәлешендә төзелде. Алар елдан-ел арта барды.

     

    Гомернең һәр чоры матур

    –    Сез бит әле энергетика тармагында да эшләдегез?
    –    Әйе, 1990нчы елда юл төзү участогыннан китәргә туры килде. Әмма еракка түгел, үзебезнең предприятие белән янәшәдәге район электр бүлү челтәрләренә. Анда 15 ел мастер булып хезмәт куйдым. Бу оешмада да миңа ремонт эшләре белән шөгыльләнергә туры килде. Ул елларда районда зур күләмдә электрүткәргеч линияләр алыштырылды. Һәр елны әллә ничә чакрымда яңа баганалар куйдык, электрүткәргечләр суздык. Лаеклы ялга киткәнче шул хезмәттә булдым.
    – Гарифулла Идятович, Сез – районыбызның мактаулы юл төзүчесе. Гомер буе тынгысыз хезмәт итеп, күп бүләкләргә ия булдыгыз. Ә бүген, лаеклы ялда, ниләр белән шөгыльләнәсез?
    –    Җәмәгатем Флера белән ике ул, бер кыз үстердек. Аларның гаиләләре белән якыннан аралашып, мәш килеп яшибез. Заманнан артта калмыйм – күптән инде компьютерны үзләштердем. 2012 елда пенсионерлар арасында “Өлкән буын” республика бәйгесендә призлы урынны яулаган идем. Интернетны, кем әйтмешли, аркылыга-буйга гизәм. Шуннан бергә солдатта булган иптәшләремне таптым, сабакташлар белән аралашам. Гомернең һәр чоры үзенчә матур. Тормыштан тәм, кызык табып яшим.
    –    Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Гарифулла Идиятович. Һаман шулай оптимист рухлы, күтәренке күңелле булып актив тормышта яшәгез.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: