Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гаваз Хатыйпов: Карт тупыл мунчам өстенә аумаса ярар иде дип куркып яшәдем

    2013 елдан бирле авылларда үзара йөкләнгән түләүләр кертелде.  Халыктан акча җыюның максаты – Татарстан авылларында яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, көнкүрешләрен җайлы итү, торак пунктларны ямьләндерү.

      Россиядә беренчеләрдән булып үзара йөкләнгән түләүләр кертүне Татарстан башлап җибәргән иде, хәзер инде илнең күп төбәкләре бу яңалыкны үзләрендә куллана башладылар. 
    Татарстан хөкүмәте халыктан җыелган акчаларның һәр 1 сумына 4 сум күләмендә субсидия бүлеп бирә. Бу турыда ишетмәгән кеше юктыр. Нәтиҗәдә авыл җирлекләре шунда яшәүчеләр ихтыяҗларын үтәү өчен әйбәт кенә финанс мөмкинлеккә ия булалар. Ә менә авыл җирлекләре башлыклары әлеге акчаларга нәрсә эшләргә икәнлеген халык белән киңәшкәч кенә хәл итәләр. 
    Ноябрь урталарында район авылларында халык җыеннары үтәчәк. Аларда җирлек башлыклары 2021 елда җыелган үзара түләүләрнең нинди максатларда кулланылуы хакында хисап тотачаклар. Шул ук җыеннарда алдагы елга үзара түләүләрнең күләме билгеләнәчәк, ул акчаларга нинди эшләр башкарырга кирәклеге хакында уртага салып сөйләшәчәкләр. 
    Үзара йөкләнгән түләүләрне һәркем ел дәвамында бүлеп-бүлеп тә кертә ала, билгеле. Әмма ул акчаларны никадәр тизрәк җыясың, аларга өстәләчәк субсидия дә шулкадәр тизрәк кайтачак бит. Димәк, акчаны ел башыннан ук җыеп өлгерсәң, җәй айларында, һава торышы уңай торганда күп кенә эшне башкарып калырга була бит. 
    Чуаш Кичүе авыл җирлеге быел бу яктан өлгерлек күрсәтте – үзара түләүләрне беренче кварталда ук җыеп алдылар. Узган елда җирлек башлыгы итеп Рафаэль Зәйдуллин сайланган иде. Рафаэль Нуриәхмәт улының туган авылы Әхмәт. Районда төрле җитәкче урыннарда эшләп тәҗрибә туплаган ул. Соңгы елларда Чуаш Кичүе сөтчелек комплексы белән нәтиҗәле җитәкчелек итте. Шушы як кешесе булгач, аңа җирлек проблемалары яхшы таныш, кешеләрне дә белә ул. Җирлек башлыгы итеп сайлануга биредә яшәүчеләр белән уртак тел табып, җиң сызганып эшкә кереште.
    Аның белән бергәләп җирлек составына кергән авылларны тагын бер кат әйләнеп чыктык. Җирлеккә Чуаш Кичүеннән тыш Әхмәт авылы, Йолдыз поселогы, Сушка, Новостройка да керә. Соңгысы Чуаш Кичүенең бер урамы буларак кына исәпләнә, чөнки монда кеше аз яшәгәнлектән авыл буларак исемлекләрдән төшеп калган ул.
    Зурмы ул авыл, кечкенәме, аларда яшәүчеләр өчен  уңайлыклар тудырылырга тиеш. Боларга су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын булдыру, урамнарны яктырту, урам юлларын төзекләндерү кебек көндәлек мәшәкатьләр керә. 
    Менә Чуаш Кичүенең Үзәк урамы. Ул бик озын, ике чакрымнан артык. Урам юлының яртысы асфальтланган. Озынлыгы 1000 метр тәшкил иткән икенче өлешенә ком түшәгәннәр. Ул инде  басылган, тыгызланган, тигез, таза юлга әйләнгән. 
    Узган елда шундый эшләрне Бакча һәм Революция урамнарында башкарганнар. Быел бу урамнарга 100 тонна вак таш җәеп, каты түшәмәле юл рәвешенә китергәннәр. Бу максатларга 225 мең сумлык вак таш сатып алынган. 
    Чуаш Кичүе урамнарын әйләнгәндә чүп контейнерлары куелган урыннарның киртәләп алынуын да күрдек. Район җитәкчелеге контейнерлар өчен махсус мәйданчыклар төзү, аларны тотып алу бурычын куйган иде. Монысы контейнерлар  тирәсендә чүп-чар җыелмасын өчен эшләнә. 
    Чуаш Кичүе җирлегендә тимер киртә белән ун контейнер тирәсе тотып алынган. Моны үзара түләүләр акчасына эшлиләр бит. Рафаэль Зәйдуллин бу эшне ничек тә арзанрак, шул ук вакытта сыйфатлырак итеп башкаруны кайгырткан. Нәтиҗәдә элек эретеп ябыштыручы булып эшләгән пенсионер Әнвәр Гафуров белән килешү төзегәннәр. Матур, килешле киртәләрнең һәркайсын 600 сумнан гына ясап бирергә ризалашкан Әнвәр абый. Ә бит аңа кадәр мөрәҗәгать иткән бригада шул ук эш өчен 10 мең сум акча сораган булган. 
    Әхмәт авылында да халык акчасына шактый эш башкарылган. Әйтик, Рус һәм Гыйләҗев урамнарына каты түшәмәле юл салганнар. Аның озынлыгы ярты километр тирәсе. Авылның Яшьләр урамы юлына комны былтыр җәйгәннәр, быел исә бу юлга вак таш түшәгәннәр. Барлыгы 50 тонна таш җәелгән әлеге юлда хәзер теләсә нинди һава шартларында да йөрергә була. 
    Чуаш Кичүендә һәм Әхмәт авылында 23 баганага электр энергиясен сакчыл куллана торган лампалар куелган. Әхмәттәге рус зиратын яңа тимер койма белән әйләндереп алу өчен баганалык һәм җепсә материаллары кайтарган булганнар, яңарак кына коймалык та алынган. Чуаш Кичүендәге православныйлар зиратына кирәк-ярак саклау өчен корылма төзеп куярга уйлыйлар, инде материалларын сатып алганнар. 
    Әхмәттә су трассасын ел дәвамында берничә тапкыр ямарга туры килгән, моның өчен 276 мең сум акча тотылган. Әхмәтнең Яшьләр, Үзәк, Гыйләҗев һәм Рус урамнарына яңа су торбалары салынган. Тик кешеләр яңа трассага күчәргә бик ашыкмый икән, шул сәбәпле иске суүткәргечләрне дә эшләтергә туры килә. Ә алар еш тишелә, һәр төзәткән өчен акча тотыла. Бөтен кеше яңа суүткәргечләргә күчсә, акчаларны башка максатта куллану мөмкин булыр иде. Су скважинасын яңартуга да 105 мең сум акча сарыф иткәннәр. 
    Авыл җыеннарында катнашучылар еш кына карт тупылларны кисүне сорый иде. Быел Чуаш Кичүендәге Бакча, Революция, Кооператив урамнарындагы 80-100 еллык карт агачларны кисеп алганнар. Мәктәп янындагы урамны ямьсезләп торган 17 тупыл да киселгән. «Моңа бигрәк тә Гаваз ага Хатыйпов сөенгән. Карт тупыл мунчам өстенә аумаса ярар иде дип куркып яшәдем»,–ди ул. 
    Чуаш Кичүе авыл җирлеге карамагында трактор бар, аңа роторлы чапкыч сатып алганнар һәм урам-тыкрыклардагы үләннәрне чапканнар. Шулай итеп, халыктан җыелган акча  нәтиҗәле файдаланылган. 
    Күптән түгел Чуаш Кичүе авыл советы депутатларының чираттагы утырышы булып үтте. Анда киләсе елга үзара түләүләр мәсьәләсе каралды. Депутатлар аның күләмен бераз арттырырга дип килештеләр. Чөнки заманасы шундый, бәяләр даими арта. Әнә трактор я машина яллый башласаң, һәр сәгатькә түләү дә шактый күтәрелгән. Төзелеш материаллары шулай ук даими кыйммәтләнә. Шуңа күрә халык хөкеменә һәр кешедән 700 сум акча җыю турында тәкъдим белән чыгарга килешкәннәр. 
    Үзара йөкләнгән түләүләрнең зур өлеше урам юлларын төзекләндерүгә тотылачак. Бу акчалар шулай ук көнкүреш калдыклары контейнерлары мәйданчыкларын булдыру, урам утларын карап тору, су белән тәэмин итү кебек ихтыяҗларга тотылачак. Әйтик, киләсе елда һәр су скважинасына лицензия булдыру таләбе куелган. Моның өчен исә проект документлары эшләтү, суга анализ ясату кебек әлеге дә баягы акча сораучы мәшәкатьләрне ерып чыгарга кирәк. 
    Авыл халкы җыелган акчага ниләр эшләнүен күреп тора, үзара йөкләнгән түләүләрнең  тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тотылачагына ышана. Чөнки кешеләр үзләре биргән акчаны нәрсәгә тотарга кирәклеген шулай ук үзләре хәл итә дә бит.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: