Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы ФАПларына заманча компьютерлар куелды

    Район авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары заманча компьютерлар белән тәэмин ителде.

     

    Үзәк хастаханә баш табибы Светлана Одушкина хәбәр итүенчә, әлеге компьютерлар ярдәмендә фельдшерлар кирәк вакытта табиблар белән элемтәгә керә, авыруга беренче медицина ярдәме күрсәтү хакында киңәшләшә алачак. Ә пациентлар авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктыннан торып кына үзәк хастаханә табибларына, аерым белгечләргә языла алалар.

    Реклама

    Шул ук компьютерлар ярдәмендә фельдшерлар белән киңәшмәләр дә нигездә читтән торып, зум платформасында үткәреләчәк икән. Димәк, медицина хезмәткәре киңәшмәләрдә катнашу өчен эшен ташлап район үзәгенә барып йөрмәячәк.

    Безнең районда барлыгы 40 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Узган елда шуларның 26 сына оптик җепселле интернет кертелгән иде. Калганнары исә  мондый мөмкинлектән инде күптәннән файдаланып киләләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: